Эчтәлеккә күчү

Перу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перу latin yazuında])
Перу
исп. República del Perú[1]
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 28 июль 1821
Сурәт
Исем ꠙꠦꠞꠥ
Рәсми исем República del Perú
Кыскача исем 🇵🇪
Катнашучы Пакиша сугышы[d] һәм Перу-Эквадор сугышы[d]
Гомер озынлыгы 74,983 ел[2]
Демоним Peruvian, perui, Peruano, Peruvänan, Peruaan[3], Peruaanse[3], Peruviaan[3], Peruviaanse[3], بيروفي, بيروفية, بيروفيون, перуанцы, פרואני, פרואנית, peruano, peruana, peruani, peruan, peruană, পেরুভীয়, peruviano, peruviana, peruviani, peruviane, peruan, peruanu, peruana, Péruvien[4], Péruvienne, Peruanerin, Peruaner, peruana, peruane, peruani, peruan, peruegna, peruegne, peruegni, peruegno, پيروڤي, پيروڤية, پيروڤيين, پيروڤيات, peruà, peruana, peruans, peruanes, peroan, peroana, Perujec[5], Perujka[6] һәм Peiriúch[7]
Рәсми тел испан теле, аймара теле һәм кечуа теле
Гимн Перу милли гимны
Мәдәният Перу мәдәнияте[d]
Шигарь тексты Firme y feliz por la unión, Firm and Happy for the Union, Твърди и радостни за съюза, Land of the Incas, 연합을 위한 확고한 행복하다 һәм Gwlad yr Inca
Дөнья кисәге Көньяк Америка[8]
Дәүләт  Перу
Башкала Лима
Сәгать поясы UTC−05:00
Иң көнчыгыш ноктасы 12°29′53″ к. к. 68°39′08″ кб. о.
Иң төньяк ноктасы 0°02′ к. к. 75°10′ кб. о.
Иң көньяк ноктасы 18°21′08″ к. к. 70°22′39″ кб. о.
Иң көнбатыш ноктасы 4°40′58″ к. к. 81°19′43″ кб. о.
Геомәгълүматлар Data:Peru.map
Иң югары ноктасы Уаскаран[d]
Иң түбән ноктасы Depresión de Sechura[d]
Идарә итү формасы президент республикасы
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Перу президенты[d]
Ил башлыгы Дина Болуарте[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Перу президенты[d]
Хөкүмәт башлыгы Дина Болуарте[d]
Башкарма хакимият Перу хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Перу республикасы конгрессы[d]
Югары мәхкәмә органы Перу конституция мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкы Перу үзәк резерв банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Италия, Бразилия, Германия, Австралия, Исраил, Сербия, Бөекбритания, Испания, Америка Кушма Штатлары, Изге тәхет[d], Аргентина, Боливия, Чили, Куба, Кытай, Малайзия, Парагвай, Мексика, Колумбия, Индонезия, Франция, Япония, Уругвай, Кытай Җөмһүрияте, Швеция, Россия, Греция, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[9] һәм Маҗарстан
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Көньяк Америка җәмгыятьләре берлеге[d], Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге, Андлар җәмгыятьләре берлеге[d], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], ЮНАМИД[d], Латин Америкасы һәм Кариб диңгезе бассейны илләрендә атом-төш коралларның таралуына юл куймау агентлыгы[d], Интерпол[10][11], ХКТО[d][12][13], Халыкара гидрография оешмасы[d][14], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[15], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[16][17], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][18], Америка дәүләтләре оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[19], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[20] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][21]
Рәсми бәйрәм Fiestas Patrias[d]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 33 726 000 (2023)[22]
Ир-ат халкы 16 268 182[23], 16 499 432[23], 16 695 110[23] һәм 16 857 086[23]
Хатын-кыз халкы 16 556 679[23], 16 805 323[23], 17 020 361[23] һәм 17 192 503[23]
Административ бүленеше Амасонас[d], Анкаш[d], Апуримак[d], Арекипа[d], Аякучо[d], Кахамарка[d], Куско[d], Уанкавелика[d], Уануко[d], Ика[d], Хунин[d], Ла-Либертад[d], Ламбаеке[d], Лорето[d], Мадре-де-Дьос[d], Мокегуа[d], Паско[d], Пьюра[d], Пуно[d], Сан-Мартин[d], Такна[d], Тумбес[d], Укаяли[d], Лима[d] һәм Кальяо[d]
Су өслеге өлеше 8,8 процент
Акча берәмлеге Перу яңа соле[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 223 717 791 483 $[24] һәм 242 631 549 613 $[24]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,762[25]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,635[26]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 2,7
Эшсезлек дәрәҗәсе 4 ± 1 процент[27]
Нәрсә белән чиктәш Эквадор, Колумбия, Боливия, Бразилия, Чили һәм Бөек Колумбия[d]
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][28]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[29]
Электр аергычы төре NEMA 1-15[d][29], NEMA 5-15[d][29] һәм Europlug[d][29]
Әүвәлгесе Protectorate of San Martín[d]
Кулланылган тел испан теле, испан теленең амазонияле варианты[d], Sharanahua[d], тикуна теле[d], кандоши теле[d], хеберо теле[d], писабо теле[d], агуаруна теле[d], уамбиса теле[d], тауширо теле[d], урарина теле[d], чаяуита теле[d], омурано теле[d], бора теле[d], чамикуро теле[d], аушири теле[d], уачипаэри теле[d], машко-пиро теле[d], кулина теле[d], кампа теле[d], Perené Ashéninka[d], чолон теле[d], арабела теле[d], кашинауа теле[d], ресигаро теле[d], пахональ-ашенинка теле[d], секоя теле[d], муруи уитото теле[d], икито теле[d], ачуар-шивиар теле[d], андоа теле[d], амауака теле[d], ремо теле[d], Ucayali–Yurúa Ashéninka[d], South Ucayali Ashéninka[d], абишира теле[d], Southern Aymara[d], эсе-эхха теле, Pichis Ashéninka[d], матсес теле[d], яминава теле, йора теле[d], капанауа теле[d], кауарано теле[d], кашибо теле[d], көньяк кечуа теленең Пуно диалекты[d], ямео теле[d], исконауа теле[d], сенси теле[d], янеша теле[d], Huaylas Quechua[d], мачинери теле, мачигенга теле[d], панобо теле[d], ибито теле[d], окайна теле[d], Перу ишарә теле[d], какинте теле[d], ягуа теле[d], нанти теле[d], иньяпари теле[d], апурукаяли теле[d], номацигенга теле[d], орехон теле[d], агуано теле[d], кечуа теленең Кахамарка диалекты[d], кечуа теленең Аякучо диалекты[d], кечуа теленең Чачапояс диалекты[d], амаракаэри теле[d], кечуа теленең Куско диалекты[d], North Junín Quechua[d], кечуа теле, кечуа теленең Уальяга диалекты[d], кечуа теленең Ламбаеке диалекты[d], кечуа теленең Ламас диалекты[d], кечуа теленең Пакараос диалекты[d], кечуа теленең Уанка диалекты[d], кечуа теленең Яуйос-Чинча диалекты[d], нюподе-уитото теле[d], кокама теле[d], хакару теле[d], омагуа теле[d], шипибо-конибо теле[d], Cajatambo North Lima Quechua[d], Eastern Apurímac Quechua[d], Arequipa-La Unión Quechua[d], Ambo-Pasco Quechua[d], Santa Ana de Tusi Pasco Quechua[d], Corongo Ancash Quechua[d], Shawsha Wanka[d], Northern Pastaza Quichua[d], Southern Conchucos Ancash Quechua[d], үзәк аймара теле[d], Chiquián Ancash Quechua[d], Napo Lowland Quechua[d], Margos-Yarowilca-Lauricocha Quechua[d], Chincha Quechua[d], Southern Pastaza Quechua[d], Northern Conchucos Ancash Quechua[d], Huamalíes-Dos de Mayo Huánuco Quechua[d], Yanahuanca Pasco Quechua[d], Sihuas Ancash Quechua[d], Panao Quechua[d] һәм муниче теле[d]
Мәйдан 1 285 216 км²
Рәсми веб-сайт gob.pe
Һәштәге Peru
Югары дәрәҗәле Интернет домены .pe
Харита сурәте
Эмблема/тамгасы сурәте
Тематик география Перу географиясе[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Peruvian State open data portal[d] һәм DatosPeru[d]
Феноменның икътисады Перу икътисады[d]
Феноменның демографиясе Перу халкы[d]
Travel advisory category Level 3: Reconsider Travel[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 476 745[30]
Джини коэффициенты 43,8[31]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 18 процент
Тулаем туулар коэффициенты 2,455[32]
Шәһәр халкы 25 635 888[23], 26 076 625[23], 26 466 645[23] һәм 26 799 750[23]
Авыл халкы 7 188 973[23], 7 228 131[23], 7 248 826[23] һәм 7 249 838[23]
Минималь температура −25,2 °C[33]
Демократия индексы 6,09[34]
BTI Governance Index 5,27[35], 5,78[35], 5,65[35], 5,73[35], 5,94[35], 5,4[35], 5,81[35], 5,82[35] һәм 5,77[36]
BTI Status Index 6,57[35], 6,6[35], 6,74[35], 6,94[35], 7,04[35], 6,86[35], 6,85[35], 6,83[35] һәм 6,56[36]
Туым күрсәткече 18,042[23], 17,833[23], 17,622[23] һәм 17,376[23]
Үлем күрсәткече 6,006[23], 7,327[23], 7,988[23] һәм 7,505[23]
Happy Planet Index score 55,9[37]
Илнең мобиль коды 716
Илнең телефон коды +51
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 9-1-1[d], 105[d][38], 116[d][38], 111[d][38], 117[d][38] һәм 106[d][38]
Илнең GS1 коды 775
Номер тамгасы коды PE
Диңгездәге идентификацияләү номеры 760
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Перуда җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Перуда төшерелгән фильмнар[d]
Альтернатив исем Peruvian Republic[39]
Карта
 Перу Викиҗыентыкта

Перу́ (Пәру,[40] исп. Perú, кечуа Piruw, аймара Piruw), рәсми атамасы Перу́ Җөмһүрияте (исп. República del Perú, кечуа Piruw Mama Llaqta, аймара Piruw Suyu) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Эквадор белән, төньякта Колумбия белән, көнчыгышта Бразилия белән, көньяк-көнчыгышта Боливия һәм Чили белән чиктәш. Көнбатышта Тын океан сулары белән юыла.

Төп мәкалә: Перу тарихы

Тарихчылар фикеренчә, бу территорияләрдә беренче кешеләр якынча б.э.к. 9000 еллар тирәсендә килеп чыккан. Иң борынгы торак урыны буларак Норте-Чико санала. Аның килеп чыгу вакыты б.э.к. 3000 ел белән б.э.к. 1800 ел арасына туры килә.

Б.э. XII гасырында инклар кабилә булып Урубамба елгасы үзәнендәге Куско тирәсендә оешалар. Инкларның аерым халык түгеллеген, ә бары тик идарә итүче класс икәнлеген искәртеп үтәргә кирәк. 1438 елда алар Сапа Инка җитәкчелегендә дәүләтләрен киңәйтә башлыйлар. Дәүләтнең чәчәк атуы XVI гасырның башына туры килә. Аларның дәүләтләре Тауантинсуйу дип атала. Тауантинсуйу Колумбка кадәрге Американың иң зур империясе була. Төньякта аның чиге хәзерге Колумбиядәге Патия елгасы буенча, көньякта хәзерге Чилидагы Мауле елгасы буенча үтә торган була. Көнчыгышта инклар хакимияте бүгенге Бразилия, Парагвай һәм Аргентина дәүләтләренең җирләрен үз эченә алган була.

Инклар чорында җир эшкәртү киң таралган була. Җирне таяклар белән йомшарталар, сабан билгеле булмый. Кукуруза, маниока, бәрәңге, томат, борчак, тәмәке, кока һәм мамык үстерелә. Йорт хайваннарыннан лама асрала. Мамыктан һәм йоннан кием туку, чүлмәкчелек, алтын, көмеш, бакыр һәм бронзадан әйберләр ясау гаять зур үсешкә ирешкән була. Кадаклар билгеле булмый. Халыкның төп өлеше булган игенчеләр бергәләп җир эшкәртүче җәмгыятьләр корып яшиләр. Уңышның өчтән бере инкларның милкенә, тагын өчтән бере гыйбадәтханәләргә күчә торган була.

Перуның испаннар тарафыннан яулап алынуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панамада яшәүче Франсиско Писарро, Диего де Альмагро исемле конкистадорлар һәм Эрнандо де Луке исемле рухани 1524 елда Перуны яулап алу эшен башлыйлар. 1531 елда Писарро 227 кешелек гаскәр белән өченче экспедициясенә чыга. 1533 елда Писарро, Перу эчендәге каршылыклардан файдаланып, Перу дәүләтенең башкаласын – Куско шәһәрен ала.

1535 елда ул Лима шәһәренә нигез сала.

Индеецлар берничә тапкыр испаннарга каршы баш күтәрәләр. Алар арасында иң эресе 1780-1781 елларда Хосе Габриэль Кондорканка җитәкчелегендәге баш күтәрү була. Ләкин ул уңышка ирешми, баш күтәрү канга батырыла, Кондорканка исә җәзалап үтерелә.

Бәйсезлек өчен көрәш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин Америкасының бәйсезлек өчен көрәше чорында Перу Испаниянең терәге булып тора, моннан испан гаскәрләре күрше вице-корольлекләрдәге баш күтәрүчеләргә каршы җибәрелә торган була. 1823 елда испаннар Перуны 1821 елда Чилидан килеп Перуның бәйсезлеген игълан иткән Сан-Мартин исемле җитәкченең кулыннан кире тартып алалар.

1824 елда төньяктан Перуга Боливар яклы Сукре гаскәрләре керә. Алар испаннарны тар-мар итәләр. Перу вице-корольлеге бүгенге Перуга һәм Боливиягә бүленә.

Азатлык игълан иткәннән соң 20 ел дәвамында Перуның тарихы Боливия белән сугышларга, халык күтәрелешләренә һәм хакимият алмашынуларына бай була.

Мачу Пикчу – инкларның "югалган" шәһәре
  • 15311533 – испан конкистадорлары Перу җирләрен яулыйлар.
  • 1535 – Лимага нигез салына.
  • 1544 – Перу вице-корольлеге нигезләнә.
  • 1821 – Перуның вакытлы бәйсезлеге.
  • 1823 – бәйсезлекне югалту.
  • 1824 – Аякучо янында сугыш. Испан колонизаторлары тар-мар ителә. Бәйсезлек игълан ителә.
  • 1877 – Пакоча култыгында сугыш.
  • 19321933Перу-Колумбия сугышы
  • 1941Перу-Эквадор сугышы
  • 1965 – сул карашлы төркемнәр хакимиятне бәреп төшерү буенча актив эшчәнлек алып баралар.
  • 1968 – хәрбиләр хакимиятне үз кулына ала. Дәүләт башына Хуаном Веласко Альварадо җитәкчелегендәге сул офицерлар килә. 1980 елда алар хакимиятне граждан хөкүмәткә кире кайтаралар.
  • 1981Пакиш сугышы
  • 1995Альто-Сенепа сугышы
  • 2001 – Фухимори режимының бетүе.
  • 20012006Алехандро Толедо президент була.
  • 2006Алан Гарсия президент буларак сайлана.

Административ төзелеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Перу 24 департаментка һәм 159 провинциягә бүленә.

Перу – җөмһүрият. Перу конституциясе буенча президент дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы булып тора.

Парламент – Перу Җөмһүриятенең халык тарафыннан биш елга сайланып куелган 120 депутаттан торучы бер палаталы Конгрессы.

Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатышта, Тын океан ярлары буенча чүлле киң түгел үзәнлекләр тамасы сузылган (Коста дип атала). Көнчыгышта – 6768 метрга (Уаскаран тавы) җитүче Анд таулары (Сьерра). Шулай ук көнчыгышта Амазонка үзәнлеге ята.

Елгалар арасында иң зурысы – Амазонка, күлләрдән – Титикака һәм Хунин.

Өстенлекләр: файдалы казылмаларның, шул исәптән нефтнең дә күплеге. Тын океанда балыкның күплеге. Мамык, каһвә һәм каучык мөһим культуралар булып тора. Алга киткән текстиль сәнәгате.

Кимчелекләр: металларга һәм башка товарларга дөньякүләм бәягә бик нык бәйлелек. Бәяләрнең тибрәнүе сәүдәгә һәм инвестицияләргә комачаулый. Озакка сузылган приватизация. Коррупция һәм артта калган инфраструктура инвестицияләргә каршылык тудыра. Банк өлкәсе көчсез.

Перу Конституциясенең 2нче статьясы «һәр кешенең вөҗдан һәм дин ирегенә, индивидуаль яки бергәләп дин тотуга хокукы барлыгын» игълан итә [41].

Христианлык ― Перуда тарафдарлары саны буенча иң зур дин, католиклар күпчелекне тәшкил итә. Соңгы 30 ел эчендә протестантлык шактый алга киткән. Бернинди дингә табынмаучыларның, бигрәк тә шәһәр районнарында яшьләр арасында, эзлекле рәвештә артуы күзәтелә. Яһүд дине, Буддачылык, соңгы вакытта Һинд дине һәм Ислам мөһаҗирләр күбәю исәбенә тарафдарлары санын арттыра бара[42].

  1. Берләшкән Милләтләр Оешмасы — 1945.
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 http://taaladvies.net/taal/aardrijkskundige_namen/land/PE
  4. http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  5. ир-ат җенесле сүзнең берлек саны
  6. хатын-кыз җенесле сүзнең берлек саны
  7. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  8. https://www.workwithdata.com/place/peru
  9. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  10. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  11. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Americas/PERU
  12. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  13. https://www.opcw.org/about-us/member-states/peru
  14. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  15. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  16. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  17. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=234
  18. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  19. https://public.wmo.int/en/members/peru
  20. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  21. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  22. Instituto Nacional de Estadística e Informática — 1990.
  23. 23,00 23,01 23,02 23,03 23,04 23,05 23,06 23,07 23,08 23,09 23,10 23,11 23,12 23,13 23,14 23,15 23,16 23,17 23,18 23,19 23,20 23,21 23,22 23,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  24. 24,0 24,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  25. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  26. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  27. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  28. http://chartsbin.com/view/edr
  29. 29,0 29,1 29,2 29,3 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  30. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  31. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  32. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  33. http://bvpad.indeci.gob.pe/doc/pdf/esp/doc320/doc320_4b.pdf
  34. 2021 Democracy IndexEIU, 2022.
  35. 35,00 35,01 35,02 35,03 35,04 35,05 35,06 35,07 35,08 35,09 35,10 35,11 35,12 35,13 35,14 35,15 https://www.bti-project.org
  36. 36,0 36,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/PER
  37. https://happyplanetindex.org/countries/?c=PER
  38. 38,0 38,1 38,2 38,3 38,4 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  39. Конституция Перу
  40. https://darul-kutub.com/uploads/books/065ef0a9869dc0b1190b9e1ef33250847afbcecc.pdf
  41. Political Constitution of Peru (September 2009). әлеге чыганактан 2019-12-21 архивланды. 2022-01-24 тикшерелгән.
  42. Perú: Perfil Sociodemográfico.