Эчтәлеккә күчү

Румыния: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Румыния latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 147: Юл номеры - 147:


'''Гимнның тарихы'''
'''Гимнның тарихы'''

1848 елның революцион-патриотик җыры
«Deşteaptǎ-te române!»
(“Уян, румын!”) 1990 елда гына илнең рәсми гимны буларак
расланды. Аның 11 куплеттан торган текстын шагыйрь Андрей Мурешану
(Andrei Mureşanu
(1816-1863), музыкасын халык иҗаты белгече Антон Панн (Anton Pann (1796-1854) 1830 нчы елларда ук язган
булган. Бу ике иҗат кешесе ул вакытта бер-берсе
белән таныш булмаган әле һәм үз әсәрләрен, бер-берсенең иҗат җимешеннән
хәбәрдар булмаган килеш тудырган. Көй белән шигырьне 1848 елдагы революция вакытында бөтенләй башка кеше – җырчы Георге Ученеску (Gheorghe Ucenescu (1830-1896) “бергә тоташтырган”.

Хәзерге
заманда Мурешану
шигыренең 4 куплеты гына кулланыла. “Румын Марсельезасы” Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң
коммунистлар тарафыннан тыелган идеэ. Хәзер ул ил гимны буларак кына түгел, җырчыларның
патриотик репертуарында аерылгысыз бер өлеш итеп тә кулланыла.


== Моны да карагыз ==
== Моны да карагыз ==

13 май 2015, 11:47 юрамасы


{{{Татарча исем}}}
рум. România
Байрак Илтамга
Һимн: «Deşteaptă-te, Române!»
Рәсми тел румын теле
Башкала Бүкрәш
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Сенат Рәис
Депутаталар пулаты рәисе
Клаус Йоханнис
Виктор Понта
Кэлин Попеску-Тэричану
Валериу Згоня[1]
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

238 391 км²
3-нче
Халык саны
• Бәя (2013)
Халык тыгызлыгы

21 790 479[2]
ТЭП
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына


ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

285 404 683 025 $[4] һәм 301 261 582 924 $[4] $
КПҮИ (2013) 0,786[5] (югары
Акча берәмлеге Румыния лее (RON)
Интернет-домен .ro
ISO коды RO
ХОК коды ROU
Телефон коды +40
Сәгать кушаклары UTC+02:00
Җини коэффициенты 34,8[6]
Балигъ булу яше 18 яшь

Румы́ния (рум. România)Аурупаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Конституция буенча, ул демократик җөмһүрият. Башкала – Бухарест (Бүкрәш) шәһәре.

Аурупа берлегенә керә.

География

Румыния территориясенең күп өлешен таулар һәм калкулыклар алып тора. Төп тау тезмәсе — Карпат таулары (иң биек ноктасы — Молдовяну тавы, 2544 м). Карпат тауларында җир тетрәүләр була. Трансильвания платосы һәм Көнбатыш Румыния таулары да Карпат тезмәсенә карыйлар. Көньякта Түбән Дунай тигезлеге һәм көнбатышта Урта Дунай тигезлеге урнашкан. Румыния территориясендә Кара диңгез яр буеның озынлыгы 245 км. Күстәнҗәдән төньяктарак ярлары күбесенчә тәбәнәк, аерым урыннарда сазланган, култыклар һәм ва лиманнар белән ергаланган, утраулар күп.

Файдалы казылмалардан нефть һәм газ, ташкүмер, тимер, полиметалл, бакыр һәм алтын мәгъдәннәре, боксит, таш тоз чыганаклары табылган.

Климат уртача континеталь.

Иң зур елга — Дунай. Аның төп кушылдыклары: Прут, Сирет, Олт, Яломица.

Түбәнлекләрдә, нигездә, уңдырышлы каратуфрак, биеклекләрдә көрән һәм соры урман, тауларда, нигездә, тау-болын туфраклары таралган. Елга тугайларында болыннар, камышлыклар, урманнар бар. Трансильвания платосы, Молдавия калкулыгы, Добруҗаның иң биек урыннарында һәм Карпат тау алдында (400—700 м биеклеккәчә) катнаш имәнлекләр бар. Карпат тауларында (800—1200 м биеклеккәчә) буклар, биегрәк (1500—1800 метргача) ылыслы агачлар үсә. Тауларның иң биек өлешләрен субальп вә альп болыннары алып тора.

Урманнарда бүре, төлке, барс, бурсык, куян, йоклач, кошлардан чырайсыз ябалак, тукран, кәккүк һәм башкалар яши. Тау кәҗәсе, дуңгыз, аю, болан, далаларда байбак, йомран, дала тычканы очрый.

Халык

Эре шәһәрләр

Урын Шәһәр исеме Румын исеме Жудец Халык саны (2011)
1 Бухарест Bucharest Bucharest 1 883 425
2 Клуж-Напока Cluj-Napoca Cluj 324 576
3 Тимишоара Timișoara Timiș 319 279
4 Яссы Iași Iași 290 422
5 Констанца Constanța Constanța 283 872
6 Крайова Craiova Dolj 269 506
7 Брашов Brașov Brașov 253 200
8 Галац Galați Galați 249 342
9 Плоешти Ploiești Prahova 209 945
10 Орадя Oradea Bihor 196 367
11 Брэила (Ибраил) Brăila Brăila 180 302
12 Арад Arad Arad 159 704
13 Питешти Pitești Argeș 155 383
14 Сибиу Sibiu Sibiu 147 245
15 Бакэу Bacău Bacău 144 307
16 Тыргу-Муреш Târgu Mureș Mureș 134 290
17 Бая-Маре Baia Mare Maramureș 123 738
18 Бузэу Buzău Buzău 115 494
19 Ботошани Botoșani Botoșani 106 847
20 Сату-Маре Satu Mare Satu Mare 102 441

Дәүләт төзелеше

Румыния — җөмһүрият. Гамәлдәге Конституциясе 1991 елның 8 декабрендә гомумхалык референдумында халык тарафыннан хупланган. Дәүләт башлыгы — президент. Ул халык тарфыннан гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана һәм 2 мөддәттән артык сайлана алмый. Канун чыгаручы хакимиятне икепулатлы парламет, башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Дәүләт гимны

Deşteaptă-te, române! (УЯН, РУМЫН!)

(беренче куплеты)

Deşteaptă-te, române, Уян, румын, уян инде

din somnul cel de moarte, гомерлек бу йокыңнан,

În care te-adînciră Коллык богавы салган

barbarii de tirani, сиңа кыргый тиран,

barbarii de tirani! богау салган тиран!

Acum ori niciodată Бүген булмаса – кайчан

croieşte-ţi altă soartă, үзгәртерсең язмышыңны?

La care să se-nchine Хөрмәт итсен сине дөнья,

şi cruzii tăi dusmani, калтырансын дошман,

şi cruzii tăi duşmani! калтырансын дошман!

Acum ori niciodată Бүген булмаса – кайчан

croieşte-ţi altă soartă, үзгәртерсең язмышыңны?

La care să se-nchine Хөрмәт итсен сине дөнья,

şi cruzii tăi dusmani, калтырансын дошман,

şi cruzii tăi duşmani! калтырансын дошман!


Гимнның тарихы

1848 елның революцион-патриотик җыры «Deşteaptǎ-te române!» (“Уян, румын!”) 1990 елда гына илнең рәсми гимны буларак расланды. Аның 11 куплеттан торган текстын шагыйрь Андрей Мурешану (Andrei Mureşanu (1816-1863), музыкасын халык иҗаты белгече Антон Панн (Anton Pann (1796-1854) 1830 нчы елларда ук язган булган. Бу ике иҗат кешесе ул вакытта бер-берсе белән таныш булмаган әле һәм үз әсәрләрен, бер-берсенең иҗат җимешеннән хәбәрдар булмаган килеш тудырган. Көй белән шигырьне 1848 елдагы революция вакытында бөтенләй башка кеше – җырчы Георге Ученеску (Gheorghe Ucenescu (1830-1896) “бергә тоташтырган”.

Хәзерге заманда Мурешану шигыренең 4 куплеты гына кулланыла. “Румын Марсельезасы” Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң коммунистлар тарафыннан тыелган идеэ. Хәзер ул ил гимны буларак кына түгел, җырчыларның патриотик репертуарында аерылгысыз бер өлеш итеп тә кулланыла.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA