Беларусия: юрамалар арасында аерма
к →Русия империясе эчендә: clean up, replaced: Тильзит → Тилзит using AWB |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) |
||
Юл номеры - 90: | Юл номеры - 90: | ||
=== Русия империясе эчендә === |
=== Русия империясе эчендә === |
||
[[XVIII гасыр]]ның ахырында, [[Речь Посполитая]]ның бүлүләре һәм Тилзит солыхы нәтиҗәсендә Белорусия территориясе [[Русия империясе]] составына кертелә. |
[[XVIII гасыр]]ның ахырында, [[Речь Посполитая]]ның бүлүләре һәм [[Тилзит солыхы]] нәтиҗәсендә Белорусия территориясе [[Русия империясе]] составына кертелә. |
||
[[1812 елгы Ватан сугышы|1812 елгы сугышы]] вакытында Беларусь территориясенә зур зыян китерелә, күп кеше һәлак була. |
[[1812 елгы Ватан сугышы|1812 елгы сугышы]] вакытында Беларусь территориясенә зур зыян китерелә, күп кеше һәлак була. |
6 мар 2017, 19:20 юрамасы
| |||||
Һимн: «Мы, беларусы» | |||||
Нигезләнгән | 25 март 1918[1] | ||||
Рәсми телләр | беларус теле, урыс теле | ||||
Башкала | Минск[2] | ||||
Идарә итү формасы | Президент республикасы [3] | ||||
Президент Премьер-министр |
Александр Лукашенко Михаил Мясникович[4] | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
207 600[5] км² 2,26 %[5] | ||||
Халык саны • Бәя (2014) • Халык тыгызлыгы |
9 468 074[6] | ||||
ТЭП (САМП) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
(57 нче) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
63,267 млрд.[7] $ | ||||
КПҮИ (2013) | 0,793[8] (югары) | ||||
Акча берәмлеге | беларус сумы | ||||
Авиаширкәт | Белавиа | ||||
Интернет-домен | .by һәм .бел[d] | ||||
ISO коды | BY | ||||
ХОК коды | BLR | ||||
Телефон коды | +375 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+03:00[9] һәм Европа/Минск[d][10] | ||||
Җини коэффициенты | 24,4[11] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Белоруссия Җөмһүрияте (Белоруссия, белор. Рэспубліка Беларусь) – Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. 1991 елга кадәр – Белорусс Совет Социалистик Республикасы. Күршеләре: Русия, Латвия, Литва, Польша, Украина.
География
Чиктәшлек
Як | Ил |
---|---|
Төньяк | Латвия (чик озынлыгы — 143 км), Русия |
Көнчыгыш | Русия (чик озынлыгы — 990 км) |
Төньяк-көнчыгыш | Литва (чик озынлыгы — 462 км) |
Көнбатыш | Польша (чик озынлыгы — 399 км) |
Көньяк | Украина (чик озынлыгы — 975 км) |
Кырый ноктлалар
- төньякта — Освейское күле тирәсендә, Витебск өлкәсе (56˚10′ т. к.).
- көньякта — Комарин шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, Гомель өлкәсе (51˚16′ т. к.).
- көнбатышта — Высокое шәһәре тирәсендә, Брест өлкәсе (23˚11′ кч. о.).
- көнчыгышта — Хотимск шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, Могилёв өлкәсе (32˚47′ кч. о.).
Белорусиянең Витебск өлкәсендә Аурупаның географик үзәге урнаша.
Рельеф
Белорусь Көчыгыш Аурупа тигезлегендә урнаша, илнең иң калку өлеше үзәк өлеше була — шунда Белорус таулар тезмәсе урнаша; Белорус таулар тезмәсененең Минск калкулыгында Белорусиянең иң биек ноктасы — Дзержинский тавы (345 м) урнаша. Белорусиянең иң түбән ноктасы — Неман елгасы (Литва белән чиге янында) (90 м).
Климат
Белорусь климаты — континенталь климатыннан диңгез климатына күчә торган уртача климат. Иң җылы ай — июнь (урта температурасы — 17°С…19°С), иң салкын ай — гыйнвар (уртача температура — -4,4°С…-8°С). Уртача еллык явым-төшем күләме — 600-700 мм.
Гидрография
Төп елгалар — Днепр, Көнбатыш Двина, Неман, Припять. Иң зур күл — Нарочь күле (80 км²). Беларусь территорянең 1/3 өлешен сазлыклар биләп тора, алар күбесенчә Полесьеда урнаша.
Тарих
Борынгы тарих
Беренче сәяси берләшмәләр хәзреге Беларусь территориясендә VI—IX гасырларда барлыкка килә.[12] Славяннар һәм балтлар мәдәниятләре кушылу нәтиҗәсендә кривич, дрегович, радимич, ятвяг, литва кабиләләре барлыкка килә.
Киев Русе эчендә
IX гасырның ахырында Киев Русе барлыкка килә, аның тәркибенә акрынлап Беларусь территориясе дә керә.
Борынгы Русьның таркалу процессы вакытында XI гасырның ахырында — XII гасырның башында Полоцк, Смоленск һәм Туров кенәзлекләре аерылып чыга; XII гасырда Гродно, Слуцк, Орша, Мстиславль, Новогрудок, Логойск, Друцк һ. б. кенәзлекләр барлыкка килә.
Монгол-татар ябырылуыннан соң хәзерге Беларусь җирләре акрынлап Бөек Литва кенәзлеге составына кертеләләр.
Бөек Литва кенәзлеге эчендә
Речь Посполитая эчендә
Русия империясе эчендә
XVIII гасырның ахырында, Речь Посполитаяның бүлүләре һәм Тилзит солыхы нәтиҗәсендә Белорусия территориясе Русия империясе составына кертелә.
1812 елгы сугышы вакытында Беларусь территориясенә зур зыян китерелә, күп кеше һәлак була.
1862—1863 елларда Белорусия, Польша һәм Литва җирләрендә Поляк күтәрелеше була.
1871 елда Беларусь территориясендәге беренче тимер юл (Мәскәү —Смоленск—Брест) төзелә.
1917 елның революциягә кадәр хәзерге Беларусь җирләре Витебск, Могилев, Минск, Гродно, Житомир (өлешчә) һәм Вильно (өлешчә) губерналары составында булганнар.
1914—1918 елларда Беларусь — Беренче бөтендөнья сугышы хәрәкәтләре мәйданы. 1915 елда Горлица-Тарново арасындагы рус фронтын өзү нәтиҗәсендә Алмания Двинск—Поставы—Барановичи—Пинск сызыгы кадәр көнбатыш җирләрен, ә 1918 елның Брест солыхы нәтиҗәсендә — бөтен территориясен басып ала.
Ватандашлар сугышы вакытында
Моны да карагыз: Русия ватандашлар сугышы
1918 елның 25 мартында алман оккупациясе астындагы территорияләрдә Белорусия Халык Республикасы игълан ителә. Алманнар китүдән соң БХР территориясе зур каршылыксыз Кызыл Армия тарафыннан басып алына. Смоленскида узган 1918 елның 30-31 декабрьдагы Русия империясе Төньяк-Көнбатыш өлкәләренең РСДРП (б) оешмалары конференциясендә Белорусиянең совет хөкүмәте оештырыла; 1919 елның 1 гыйнварында Совет Социалистик Беларусь Республикасы игълан ителә. 8 гыйнварда ССБР хөкүмәте Смоленскидан Минскига күчә. 31 гыйнварда ССРБ РСФСР составыннан чыгарыла, аның бәйсезлеген Совет Русиянең хөкүмәте таный.
27 февральдә Совет Социалистик Беларусь Республикасы Литва Совет Социалистик Республикасы белән Литва-Белорус Совет Социалистик Республикасына (кыскача Литбел) берләштерелә.
1919 елның яз-җәй эчендә Литбел территориясе Польша гаскәрләре тарафыннан басыла. Кызыл Армиянең 1920 елның яз-җәйге каршы һөҗүме нәтиҗәсендә Белорусиянең зур өлешен кире ала һәм яңабаштан анда Белорус Совет Социалистик Республиканы игълан итә. 1921 елгы ССРБ һәм Польша арасындагы Рига килешүе нәтиҗәсендә Көнбатыш Белорусия Польша составына күчә.
Беларус Совет Социалистик Республикасы
1924 һәм 1926 елларда БССР составына Витебск (Витебск белән), Смоленск (Орша белән) һәм Гомель (Гомель белән) губерналары өлешләре кертеләләр. 1936 елга кадәр БССРда дүрт рәсми тел булган — белорус, рус, поляк һәм идиш.
1939 елда БССР составына Көнбатыш Белорусия кертелә.[13]
1941 елның 22 июньдә Алмания Совет Берлегенә һөҗүм итә. БССР территориясе алман гаскәрләре тарафыннан 1941 елның җәй-кыш эчендә тулысынча басып алына. Оккупация чорында Беларусь территориясендә киң партизан хәрәкәте җәелеп китә. Беларусь территориясе 1943—1944 елларда «Багратион» операциясе нәтиҗәсендә азат ителә. 1945 елда Белорус Совет Социалистик Республикасы Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәүләт-нигезләүчеләрнең берсе була.
1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәте була, аның нәтиҗәсендә Белорусия территорясенең зур өлеше радиацион агуына дучар була.
1990 елның 27 июнендә Белорус ССРы Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителә.
Бәйсезлек периоды
1994 елда Беларусь Конституциясе кабул ителә.
1995 елда Александр Лукашенко тәкъдиме буенча үткәрелгән референдумы буенча Белорусиядә рус теленә дә дәүләт теле статусын бирелә, яңа флаг һәм герб кабул ителә.
Халык
Торак пунктлар
Моны да карагыз: Беларусия шәһәрләре исемлеге
2009 елның җанисәбе буенча Белорусиядә 112 шәһәр, 94 шәһәр тибындагы бистә[14] һәм 23 549 авыл торак пункт[15] исәпләнә.
Файл:Belarus-Minsk-House of Government and Vladimir Lenin Monument (perspective corrected).jpg |
Урын | Шәһәр | Белорус исеме | Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Минск | Мінск | 1 836 808 | |||||||
2 | Гомель | Гомель | 482 652 | |||||||
3 | Могилёв | Магілёў | 347 928 | |||||||
4 | Витебск | Віцебск | 347 928 | |||||||
5 | Гродно | Гродна | 327 540 | |||||||
6 | Брест | Брэст | 309 764 | |||||||
7 | Бобруйск | Бабруйск | 215 092 | |||||||
8 | Барановичи | Баранавічы | 168 240 | |||||||
9 | Борисов | Барысаў | 147 381 | |||||||
10 | Пинск | Пінск | 130 355 | |||||||
11 | Орша | Орша | 117 225 | |||||||
12 | Мозырь | Мазыр | 108 792 | |||||||
13 | Солигорск | Салігорск | 102 297 | |||||||
14 | Новополоцк | Наваполацк | 98 138 | |||||||
15 | Лида | Ліда | 97 629 | |||||||
16 | Молодечно | Маладзечна | 94 282 | |||||||
17 | Полоцк | Полацк | 82 547 | |||||||
18 | Жлобин | Жлобін | 75 866 | |||||||
19 | Светлогорск | Светлагорск | 69 995 | |||||||
20 | Речица | Рэчыца | 64 731 | |||||||
2009 ел җанисәбе буенча |
Белоруссия татарлары
Моны да карагыз: Польша-Литва татарлары
Административ бүленеш
Белоруссия — унитар республика, административ берәмлек — өлкә. Белоруссия 6 өлкәгә бүленә:
- Брест өлкәсе (үзәге – Брест)
- Витебск өлкәсе (үзәге – Витебск)
- Гомель өлкәсе (үзәге – Гомель)
- Гродно өлкәсе (үзәге – Гродно)
- Могилев өлкәсе (үзәге – Могилев),
- Минск өлкәсе (үзәге – Минск).
Икътисад
Транспорт
Тимер юл транспорты
Белорусия тимер юлларның гомум озынлыгы — 5 512 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 897 километр.
Һава транспорты
Халыкара аэропортлар Минскида, Брестта, Витебскида, Гомельдә, Гроднода һәм Могилёвда урнашалар.
Мәдәният
Символика
Моны да карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 91 год со дня основания первого белорусского государства - NewsBY
- ↑ 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295-7
- ↑ Лукашенко назначил Мясниковича премьером (обновлено)
- ↑ 5,0 5,1 Государственный земельный кадастр республики Беларусь (по состоянию на 1 января 2012 года)
- ↑ Белстат. О демографической ситуации в 2013 г. Данные на 1 января 2014 года.]
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 Международный Банк, World DataBank: World Development Indicators, версия от 27 ноября 2013 года
- ↑ Belarus — Country profile of human development indicators. әлеге чыганактан 2013-07-03 архивланды. 2013-06-28 тикшерелгән.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 http://naviny.by/rubrics/society/2011/09/16/ic_articles_116_175144/
- ↑ 10,0 10,1 10,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ 11,0 11,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ http://www.mfa.gov.by/upload.old/mag/bf2009r.pdf
- ↑ Закон СССР от 2.11.1939 о включении Западной Белоруссии в состав СССР и воссоединении её с БССР
- ↑ http://web.archive.org/web/20101030225419/http://belstat.gov.by/homep/ru/perepic/2009/vihod_tables/1.4-0.pdf
- ↑ http://web.archive.org/web/20101030221753/http://belstat.gov.by/homep/ru/perepic/2009/vihod_tables/1.5-0.pdf