Беларусия: юрамалар арасында аерма
к яңа бүлек исеме өстәү: Дин |
к →[[Киев Русе]] эчендә: clean up, replaced: тәркибенә → составына using AWB |
||
Юл номеры - 40: | Юл номеры - 40: | ||
=== [[Киев Русе]] эчендә === |
=== [[Киев Русе]] эчендә === |
||
[[Рәсем:Rus-1015-1113.png|thumb|300px|[[XI гасыр]] [[Киев Русе]]]] |
[[Рәсем:Rus-1015-1113.png|thumb|300px|[[XI гасыр]] [[Киев Русе]]]] |
||
[[IX гасыр]]ның ахырында [[Киев Русе]] барлыкка килә, аның |
[[IX гасыр]]ның ахырында [[Киев Русе]] барлыкка килә, аның составына акрынлап Беларусь территориясе дә керә. |
||
Борынгы Русьның таркалу процессы вакытында [[XI гасыр]]ның ахырында — [[XII гасыр]]ның башында [[Полоцк кенәзлеге|Полоцк]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]] һәм [[Туров кенәзлеге|Туров кенәзлекләре]] аерылып чыга; [[XII гасыр]]да Гродно, Слуцк, Орша, Мстиславль, Новогрудок, Логойск, Друцк һ. б. кенәзлекләр барлыкка килә. |
Борынгы Русьның таркалу процессы вакытында [[XI гасыр]]ның ахырында — [[XII гасыр]]ның башында [[Полоцк кенәзлеге|Полоцк]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]] һәм [[Туров кенәзлеге|Туров кенәзлекләре]] аерылып чыга; [[XII гасыр]]да Гродно, Слуцк, Орша, Мстиславль, Новогрудок, Логойск, Друцк һ. б. кенәзлекләр барлыкка килә. |
16 окт 2020, 15:49 юрамасы
Байрак
| |
Шигарь | Hospitality Beyond Borders |
---|---|
Башкала | Минск |
Халык саны | 9 155 978 (1 гыйнвар 2024, бәя) |
Нигезләнгән | 25 август 1991, 19 сентябрь 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | беларус теле, рус теле |
География | |
Мәйдан | 207,595 км² |
Координатлар | 53.5283°N 28.0467°E |
Сәясәт | |
Башкарма орган | Беларусь республикасы министрлар советы |
Канун чыгару органы | Беларусь республикасының милли җыелышы |
Дәүләт башлыгы исеме | Беларусь президенты |
Дәүләт башлыгы | Александр Лукашенко |
Башлык исеме | Беларусь премьер-министры |
Хөкүмәт башлыгы | Роман Головченко |
Икътисад | |
ТЭП | 72 793 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Беларусь сумы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.62 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.808 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 73.82683 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 24.4 (2020)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +375 |
ISO 3166-1 коды | BY |
ХОК коды | BLR |
Интернет домены | .by, .бел |
Беларусь яки Акрусия (белар. Беларусь), рәсми атамасы Беларусь Җөмһүрияте (белар. Рэспубліка Беларусь) – Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. 1991 елга кадәр – Беларус Совет Социалистик Республикасы. Күршеләре: Русия, Латвия, Литва, Польша, Украина.
География
Чиктәшлек
Як | Ил |
---|---|
Төньяк | Латвия (чик озынлыгы — 143 км), Русия |
Көнчыгыш | Русия (чик озынлыгы — 990 км) |
Төньяк-көнчыгыш | Литва (чик озынлыгы — 462 км) |
Көнбатыш | Польша (чик озынлыгы — 399 км) |
Көньяк | Украина (чик озынлыгы — 975 км) |
Кырый ноктлалар
- төньякта — Освейское күле тирәсендә, Витебск өлкәсе (56˚10′ т. к.).
- көньякта — Комарин шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, Гомель өлкәсе (51˚16′ т. к.).
- көнбатышта — Высокое шәһәре тирәсендә, Брест өлкәсе (23˚11′ кч. о.).
- көнчыгышта — Хотимск шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, Могилёв өлкәсе (32˚47′ кч. о.).
Беларусьның Витебск өлкәсендә Аурупаның географик үзәге урнаша.
Рельеф
Беларусь Көчыгыш Аурупа тигезлегендә урнаша, илнең иң калку өлеше үзәк өлеше була — шунда Беларус таулар тезмәсе урнаша; Беларус таулар тезмәсененең Минск калкулыгында Беларусьның иң биек ноктасы — Дзержинский тавы (345 м) урнаша. Беларусьның иң түбән ноктасы — Неман елгасы (Литва белән чиге янында) (90 м).
Климат
Беларусь климаты — континенталь климатыннан диңгез климатына күчә торган уртача климат. Иң җылы ай — июнь (урта температурасы — 17°С…19°С), иң салкын ай — гыйнвар (уртача температура — -4,4°С…-8°С). Уртача еллык явым-төшем күләме — 600-700 мм.
Гидрография
Төп елгалар — Днепр, Көнбатыш Двина, Неман, Припять. Иң зур күл — Нарочь күле (80 км²). Беларусь территорянең 1/3 өлешен сазлыклар биләп тора, алар күбесенчә Полесьеда урнаша.
Тарих
Борынгы тарих
Беренче сәяси берләшмәләр хәзреге Беларусь территориясендә VI—IX гасырларда барлыкка килә.[7] Славяннар һәм балтлар мәдәниятләре кушылу нәтиҗәсендә кривич, дрегович, радимич, ятвяг, литва кабиләләре барлыкка килә.
Киев Русе эчендә
IX гасырның ахырында Киев Русе барлыкка килә, аның составына акрынлап Беларусь территориясе дә керә.
Борынгы Русьның таркалу процессы вакытында XI гасырның ахырында — XII гасырның башында Полоцк, Смоленск һәм Туров кенәзлекләре аерылып чыга; XII гасырда Гродно, Слуцк, Орша, Мстиславль, Новогрудок, Логойск, Друцк һ. б. кенәзлекләр барлыкка килә.
Монгол-татар ябырылуыннан соң хәзерге Беларусь җирләре акрынлап Бөек Литва кенәзлеге составына кертеләләр.
Бөек Литва кенәзлеге эчендә
Речь Посполитая эчендә
Русия империясе эчендә
XVIII гасырның ахырында, Речь Посполитаяның бүлүләре һәм Тилзит солыхы нәтиҗәсендә Беларусь территориясе Русия империясе составына кертелә.
1812 елгы сугышы вакытында Беларусь территориясенә зур зыян китерелә, күп кеше һәлак була.
1862—1863 елларда Беларусь, Польша һәм Литва җирләрендә Поляк күтәрелеше була.
1871 елда Беларусь территориясендәге беренче тимер юл (Мәскәү —Смоленск—Брест) төзелә.
1917 елның революциягә кадәр хәзерге Беларусь җирләре Витебск, Могилев, Минск, Гродно, Житомир (өлешчә) һәм Вильно (өлешчә) губерналары составында булганнар.
1914—1918 елларда Беларусь — Беренче бөтендөнья сугышы хәрәкәтләре мәйданы. 1915 елда Горлица-Тарново арасындагы урыс фронтын өзү нәтиҗәсендә Алмания Двинск—Поставы—Барановичи—Пинск сызыгы кадәр көнбатыш җирләрен, ә 1918 елның Брест солыхы нәтиҗәсендә — бөтен территориясен басып ала.
Ватандашлар сугышы вакытында
- Төп мәкалә: Беларус Халык Җөмһүрияте
Моны да карагыз: Русия ватандашлар сугышы
1918 елның 25 мартында алман оккупациясе астындагы территорияләрдә Беларусь Халык Республикасы игълан ителә. Алманнар китүдән соң БХР территориясе зур каршылыксыз Кызыл Армия тарафыннан басып алына. Смоленскида узган 1918 елның 30-31 декабрьдагы Русия империясе Төньяк-Көнбатыш өлкәләренең РСДРП (б) оешмалары конференциясендә Беларусьның совет хөкүмәте оештырыла; 1919 елның 1 гыйнварында Совет Социалистик Беларусь Республикасы игълан ителә. 8 гыйнварда ССБР хөкүмәте Смоленскидан Минскига күчә. 31 гыйнварда ССРБ РСФСР составыннан чыгарыла, аның бәйсезлеген Совет Русиянең хөкүмәте таный.
27 февральдә Совет Социалистик Беларусь Республикасы Литва Совет Социалистик Республикасы белән Литва-Беларус Совет Социалистик Республикасына (кыскача Литбел) берләштерелә.
1919 елның яз-җәй эчендә Литбел территориясе Польша гаскәрләре тарафыннан басыла. Кызыл Армиянең 1920 елның яз-җәйге каршы һөҗүме нәтиҗәсендә Беларусьның зур өлешен кире ала һәм яңабаштан анда Беларус Совет Социалистик Республиканы игълан итә. 1921 елгы ССРБ һәм Польша арасындагы Рига килешүе нәтиҗәсендә Көнбатыш Беларусь Польша составына күчә.
Беларус Совет Социалистик Республикасы
1924 һәм 1926 елларда БССР составына Витебск (Витебск белән), Смоленск (Орша белән) һәм Гомель (Гомель белән) губерналары өлешләре кертеләләр. 1936 елга кадәр БССРда дүрт рәсми тел булган — беларус, урыс, поляк һәм идиш.
1939 елда БССР составына Көнбатыш Беларусь кертелә.[8]
1941 елның 22 июньдә Алмания Совет Берлегенә һөҗүм итә. БССР территориясе алман гаскәрләре тарафыннан 1941 елның җәй-кыш эчендә тулысынча басып алына. Оккупация чорында Беларусь территориясендә киң партизан хәрәкәте җәелеп китә. Беларусь территориясе 1943—1944 елларда «Багратион» операциясе нәтиҗәсендә азат ителә. 1945 елда Беларус Совет Социалистик Республикасы Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәүләт-нигезләүчеләрнең берсе була.
1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәте була, аның нәтиҗәсендә Беларусь территорясенең зур өлеше радиацион агуына дучар була.
1990 елның 27 июнендә Беларус ССРы Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителә.
Бәйсезлек периоды
1994 елда Беларусь Конституциясе кабул ителә.
1995 елда Александр Лукашенко тәкъдиме буенча үткәрелгән референдумы буенча Беларусьда урыс теленә дә дәүләт теле статусын бирелә, яңа флаг һәм герб кабул ителә.
Халык
Торак пунктлар
Моны да карагыз: Беларусия шәһәрләре исемлеге
2009 елның җанисәбе буенча Беларусьда 112 шәһәр, 94 шәһәр тибындагы бистә[9] һәм 23 549 авыл торак пункт[10] исәпләнә.
Файл:Belarus-Minsk-House of Government and Vladimir Lenin Monument (perspective corrected).jpg |
Урын | Шәһәр | Беларус исеме | Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Минск | Мінск | 1 836 808 | |||||||
2 | Гомель | Гомель | 482 652 | |||||||
3 | Могилёв | Магілёў | 347 928 | |||||||
4 | Витебск | Віцебск | 347 928 | |||||||
5 | Гродно | Гродна | 327 540 | |||||||
6 | Брест | Брэст | 309 764 | |||||||
7 | Бобруйск | Бабруйск | 215 092 | |||||||
8 | Барановичи | Баранавічы | 168 240 | |||||||
9 | Борисов | Барысаў | 147 381 | |||||||
10 | Пинск | Пінск | 130 355 | |||||||
11 | Орша | Орша | 117 225 | |||||||
12 | Мозырь | Мазыр | 108 792 | |||||||
13 | Солигорск | Салігорск | 102 297 | |||||||
14 | Новополоцк | Наваполацк | 98 138 | |||||||
15 | Лида | Ліда | 97 629 | |||||||
16 | Молодечно | Маладзечна | 94 282 | |||||||
17 | Полоцк | Полацк | 82 547 | |||||||
18 | Жлобин | Жлобін | 75 866 | |||||||
19 | Светлогорск | Светлагорск | 69 995 | |||||||
20 | Речица | Рэчыца | 64 731 | |||||||
2009 ел җанисәбе буенча |
Белоруссия татарлары
Моны да карагыз: Польша-Литва татарлары
Моны да карагыз: Минск җәмигъ мәчете
Административ бүленеш
Беларусь — унитар республика, административ берәмлек — өлкә. Беларусь 6 өлкәгә бүленә:
- Брест өлкәсе (үзәге – Брест)
- Витебск өлкәсе (үзәге – Витебск)
- Гомель өлкәсе (үзәге – Гомель)
- Гродно өлкәсе (үзәге – Гродно)
- Могилев өлкәсе (үзәге – Могилев)
- Минск өлкәсе (үзәге – Минск)
Икътисад
Транспорт
Тимер юл транспорты
Беларусь тимер юлларның гомум озынлыгы — 5 512 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 897 километр.
Һава транспорты
Халыкара аэропортлар Минскида, Брестта, Витебскида, Гомельдә, Гроднода һәм Могилёвда урнашалар.
Мәдәният
Дин
1994 елның 15 мартында кабул ителгән Беларусия Республикасы Конституциясенең 16 статьясы нигезендә (1996 елның 24 ноябрендә һәм 2004 елның 17 октябрендә Республика референдумнарында кабул ителгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән), «диннәр закон каршында тигез». Ил территориясендә урнашкан иң зур дини оешма — Рус православие чиркәве, дин тотучылар саны буенча икенче Рим католик чиркәве. Күп санлы конфессияләр: протестантлар, яһүд дине, ислам, һинд дине, бәһаи дине һәм башкалар бар. Шул ук вакытта ил халкының күп өлеше динсез булып санала[11].
Символика
Моны да карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ http://www.mfa.gov.by/upload.old/mag/bf2009r.pdf
- ↑ Закон СССР от 2.11.1939 о включении Западной Белоруссии в состав СССР и воссоединении её с БССР
- ↑ http://web.archive.org/web/20101030225419/http://belstat.gov.by/homep/ru/perepic/2009/vihod_tables/1.4-0.pdf
- ↑ http://web.archive.org/web/20101030221753/http://belstat.gov.by/homep/ru/perepic/2009/vihod_tables/1.5-0.pdf
- ↑ Количество религиозных общин в Республике Беларусь (по состоянию на 1 января 2012 г.) (рус.)