Литва
| |||||
Һимн: «Tautiška giesmė» | |||||
Рәсми тел | литва теле | ||||
Башкала | Вилнүс | ||||
Идарә итү формасы | Парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр |
Далә Грибаускайте Альгирдас Буткәвичүс | ||||
Мәйдан • Барлыгы |
65 301 км² | ||||
Халык саны • Бәя (2015) • Җанисәп (2011) • Халык тыгызлыгы |
▼ 2 919 306[1] 3 054 000[2] кеше | ||||
ТЭП (САМП) • Барлыгы (2011) • Кеше башына |
(86) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы (2011) • Кеше башына |
43,171 млрд.[3] $ | ||||
КПҮИ (2014) | 0,834[4] | ||||
Акча берәмлеге | евро[5][6] | ||||
Интернет-домен | .lt, .eu | ||||
ISO коды | LT | ||||
ХОК коды | LTU | ||||
Телефон коды | +370 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+02:00 һәм UTC+03:00 | ||||
Җини коэффициенты | 35,3[7] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Литва́ (литв. Lietuva), рәсми атамасы — Литва́ Җөмһүрияте (литв. Lietuvos Respublika) — Аурупада, Балтыйк диңгезенең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт. Төньякта Латвия, көнчыгышта Белорусия, көньяк-көнбатышта Польша һәм Русия илләре белән чиктәш. Башкаласы — Вильнюс каласы.
Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.
География
Чиктәшлек
Як | Ил |
---|---|
Төньяк | Латвия |
Көньяк-көнчыгыш | Белорусия |
Көньяк-көнбатыш | Русия (Калининград өлкәсе) |
Көньяк-көнчыгыш | Польша |
Көнчыгышта Балтыйк диңгезе белән юыла.
Кырый нокталар
- төньякта — Биржай районыныда, 56°27' т. к.
- көньякта — Варена районында, 53°54' т. к.
- көнбатышта — Нида бистәсе янында, 20°56' кч. о.
- көнчыгышта — Игналина районында, 26°51' кч. о.
Литва Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, Балтыйк диңгезенең көньяк-көнчыгыш яр буенда Нәмунас (Неман) елгасының урта һәм түбән агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте түбәнлек вә калкулыклардан гыйбарәт. Мәркәзендә Урта Литва түбәнлеге урнашкан. Көньяк һәм көнчыгышта Балтыйк тезмәсе уза, Лтива территориясендә ул өч калуклыкка бүленә: Аукштайт, Дзук һәм Судува. Литвада нефть, известьташ, доломит, пыяла комнары, гил, торф, бур, гипс, гәрәбә ва шифа чыганаклар (Друскининкай, Паланга, Бирштонас, Ликенай) бар. Чыганаклар әтрафында курортлар бар ителгән.
Литвада диңгез климаты континенталь климаты белән алмашынып тора. Континентальлек көнбатыштан көнчыгышка арта бара. Гыйнварның уртача температурасы -3°…-6°. Июльнең уртача температурасы 16,5°…17,6°. Уртача еллык явымнар саны 750 мм. Елгалар Балтыйк диңгезе бассейнына карыйлар.
Иң эре елгасы — Нәмунас. Өч меңгә якын күл бар, иң зурысы — Дрисвяты. Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, көлсу-сазлык, кәсле-карбонатлы, сазлык, кәсле-наратлык, аллювиаль туфраклар.
Литва территориясенең 25% (1,6 млн. га) урман. Шуларның 65%ы ылыслы, 35%ы яфраклы. Территориясенең 17%ы болыннар вә көтүлекләр; 7% ка якыны сазлыклар.
Хайванат дөньясында имезүчеләрдән үр куяны, төлке, бүре, поши, болан, дуңгыз, чәшке, селәүсен, кеш, сусар, кама, кондыз һ.б яшиләр. Елгаларда һәм күлләрдә балык күп (корбан балыгы, чуртан, алабуга, чабак, алабалык, еланбалык, керкә һ.б.).
Тарих
«Литва» исеме беренче тапкыр 1009 елда телгә алына.
1537 елны Бөек Мәскәү кенәзлеге Литвага Гомель белән Любечны биргән.
Бөек Литва кенәзлеге
ХХ гасыр
Беренче бөтендөнья сугышы елларда Литва территориясе хәрби хәрәкәтләр мәйданына әверелгән. 1915 елның көзендә Литва территориясен Алмания гаскәрләре басып алганнар. 1918 елның 16 февральдә Литва дәүләтенең мөстәкыйльлеге игълан ителгән. 1918 елның декабрьдә Литваның зур өлешендә шура (совет) хакимияте урнаштырылды һәм 1919 елның февралендә Литва-Белоруссия шура җөмһүрияте игълан ителде. 1919 елның августта алман гаскәрләрнең һөҗүменнән соң Кызыл Гаскәр бүленмәләре Литвадан чыгып китәргә мәҗбүр булганнар.
1920 елда Литва белән РСФСР арасында имзаланган шартнамәгә туры китереп, шура хөкүмәте Литваның мөстәкыйльлеген таныган. 1940 елның июньдә Литва территориясенә шура гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның июльдә Халык Сеймына сайлаулар үттеләр, 1940 елның 21 июльдә Литвада шура җөмһүрияте игълан ителгән. 1941 елда Литваны алман-фашист гаскәрләре басып алды, 1944 елның июль —1945 елның гыйнварда шура армиясе тарафыннан азат ителгән. 1990 елның 11 мартта җөмһүриятнең Югары Шурасы Литва дәүләтен яңадан торгызу хакындагы хөҗҗәтне кабул итте һәм дәүләт Литва Җөмһүрияте дип атала башлаган. 1990 елның майда Литва Югары Шурасы Литваның дәүләт мөстәкыйльлеге хакындагы декларацияне кабул итте. Литва — 1991 елдан БМО, 2004 елдан — Аурупа берлеге һәм НАТО әгъзасы.
Административ бүленеше
Литва территориясе 10 өязенә бүленә. Өязләр, үз чиратта, районнарга, шәһәрләргә һәм үзидарәләргә бүленәләр; үзидарәләр һәм районнар старосталыкларга бүленәләр.
- Клайпеда өязе
- Телшәй өязе
- Шәуләй өязе
- Паневежис өязе
- Таураге өязе
- Каунас өязе
- Утәна өязе
- Мариямполе өязе
- Вилнүс өязе
- Алитус өязе
Халык
Торак пунктлар
Моны да карагыз: Төрле телләрдә Литва топонимлары, Литва шәһәрләре исемлеге
Урын | Шәһәр | Литвача исеме | Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Вилнүс | Vilnius | 523 050 | |||||||
2 | Каунас | Kaunas | 311 148 | |||||||
3 | Клайпеда | Klaipėda | 160 361 | |||||||
4 | Шәуләй | Šiauliai | 107 875 | |||||||
5 | Паневежис | Panevėžys | 98 612 | |||||||
6 | Алитус | Alytus | 58 616 | |||||||
7 | Мариямполе | Marijampolė | 40 388 | |||||||
8 | Мажейкәй | Mažeikiai | 36 700 | |||||||
9 | Йонава | Jonava | 30 224 | |||||||
10 | Утәна | Utena | 28 622 | |||||||
11 | Кедайнәй | Kėdainiai | 26 357 | |||||||
12 | Телшәй | Telšiai | 25 271 | |||||||
13 | Висагинас | Visaginas | 21 751 | |||||||
14 | Таураге | Tauragė | 24 042 | |||||||
15 | Укмәрге | Ukmergė | 23 450 | |||||||
16 | Плунге | Plungė | 19 829 | |||||||
17 | Крәтинга | Kretnga | 18 990 | |||||||
18 | Шилуте | Šilutė | 17 427 | |||||||
19 | Радивилишкис | Radviliškis | 17 005 | |||||||
20 | Паланга | Palanga | 15 538 | |||||||
[8] |
Дәүләт төзелеше
Литва — мөстәкыйль демократик җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1992 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезндә яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Канун чыгаручы органы — сейм (бер пулатлы парламент). Башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Population at the beginning of the february
- ↑ Предварительные итоги переписи в официальном пресс-релизе Департамента статистики.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Report for Selected Countries and Subjects
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations (2013). 2013-03-14 тикшерелгән.
- ↑ 5,0 5,1 https://lietuva.lt/en/about_lithuania/quick_facts
- ↑ 6,0 6,1 https://www.bbc.com/news/world-europe-17536867
- ↑ 7,0 7,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ [1]
Сылтамалар
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|