Эчтәлеккә күчү

Урмышлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урмышлы latin yazuında])
Урмышлы
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Урмышлинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Урмышлинское сельское поселение[d][1]
Халык саны 477 (2010)
Почта индексы 423294
Беренче язма телгә алу 1746
Карта

УрмышлыТатарстан Республикасының Лениногорск районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423294.

Географиясе

Авыл һәм аның территориясе аркылы ике елга ага: Вятка һәм Елховка елгалары. Авыл читен узгач Яңа Елхово авылыннан төшүче Елховка Вяткага коя, ә хуҗалык территориясен узгач Вятка Шушмага коя. Вятка елгасы көньяк-көнчыгыш юнәлешкә таба ага. Аның үзәне авыл читләрендә 100-200 метр киңлектә, урыны белән 300 метрга җитә.Үзән буйлап микрорельефның ачык беленеп торган күтәренке формалары күренә. Елга үзәне өлешчә сазланган һәм куаклыклар белән капланган. Киңәйгән урыннары авыл һәм ферма маллары өчен кәтүлек итеп файдаланыла. Елховка елгасы төньяктан көньяк юнәлешкә таба ага. Вятка елгасыннан ике тапкыр кечерәк бу елга. Елга үзәне 100-150 метр киңлектә. Авылга җитәргә 1,5 км кала ераклыкта буа төзелгән. Элек колхоз кырларын су белән тәэмин итәр өчен төзелгән булса, хәзер авыл халкының иң яраткан ял итү һәм балык тоту урыны булып тора. Буа буйлап уң яклап наратлар утыртылган. Шулай ук ике як ярда да тал агачлары үсеп утыра. Вятка һәм Елховка елгалары апрель ахырлары-май башларында нык ташыйлар һәм Урмышлы халкына бәла-казалар китерәләр, чөнки нәкъ менә шушы елгаларның үзәнендә 25 йорт урнашкан. Иң көчле ташулар соңгы елларда 1984 һәм 2010 елларда булган.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.