Эчтәлеккә күчү

Кристен Михал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кристен Михал latin yazuında])
Бастыру юрамасы башка кулланылмый һәм аңарда эшкәртү хаталары булырга мөмкин. Зинһар өчен, браузерның сакланмаларын яңартыгыз һәм моның урынына браузерның компьютер көйләгән бастыру функциясен кулланыгыз.
Кристен Михал
Эстония
премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2024 елның 5 июле
Аңа кадәр Кая Каллас
Эстониянең
әйләнә-тирә мохит министры
Вазыйфада
2023–2024
Дәвамчысы Йоко Алендер
Шәхси мәгълүмат
Туган 12 июль 1975(1975-07-12) (49 яшь)
СССР, Эстония ССР, Таллинн
Сәяси фирка Реформалар партиясе[d]
Белем Таллинн университеты[d]

Кри́стен Ми́хал (эст. Kristen Michal; 1975 елның 12 июле, СССР, Эстония ССР, Таллин) ― эстонияле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. 1996 елдан Реформалар партиясе[d] әгъзасы[1]. 2024 елның 23 июленнән Эстония Премьер-министры[2].

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 12 июлендә Таллиннда туган. Таллинның 17нче урта мәктәбендә укыган, аны 1993 елда тәмамлаган. 1994―1998 елларда «дәүләт идарәсе» белгечлеге буенча Таллиннда, педагогика университетының[d] социаль фәннәр факультетында укыган. 2009 елда Норд академиясенең юридик факультетын тәмамлаган. Таллинн университетының[d] Юридик академиясе магистратурасында хокук өйрәнгән[1].

Сәяси карьерасы

Кристен Михал 2021 елда

1996 елдан 2002 елга кадәр Реформалар фиркасендә төрле дәрәҗәдәге киңәшче булып эшләгән. 2002 елда премьер-министр Сийм Каллас[d] киңәшчесе булган. Бер ел Таллин шәһәр үзәге өяз башлыгы (эст. maavanem, рус. старейшина, 2002―2003) вазыйфасын башкарган. 2003 елда Реформалар партиясенең Генераль сәркатибе итеп билгеләнгән һәм бу вазыйфаны 2011 елга кадәр биләгән. 2005 елдан 2011 елга кадәр һәм 2012 елдан 2015 елга кадәр Рийгикогу депутаты булган.

2011 елның 6 апрелендә, Реформалар партиясе вәкиле Рейн Лангны алыштырып, юстиция министры итеп билгеләнгән. 2012 елның 10 декабрендә отставкага киткән. Аны юстиция министры вазыйфасында Ханно Певкур алмаштырган.

2015 елның 9 апреленнән 2016 елның 23 ноябренә кадәр Икътисад һәм инфраструктура министры булып торган[3].

2023 елның 17 апрелендә Кая Калласның өченче хөкүмәтендә әйләнә-тирә мохит министры вазыйфасын алган[4].

Кая Калласның өченче хөкүмәте 2024 елның 15 июлендә отставкага киткәннән соң[5], 22 июльдә Эстония Президенты (2021 елдан) Алар Карис һәм Рийгикогу тарафыннан премьер-министр вазыйфасында расланган[6]. Хөкүмәт 23 июльдә ант биргән[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2023 – Өч йолдыз орденының Бөек офицеры (Латвия)[7].

Шәхси тормышы

Кристен Михал гражданлык никахы белән яши. Аның өч улы бар[8].

Туган теле: эстон теле. Шулай ук инглиз, фин, немец һәм рус телләрендә сөйләшә[8].

Эстония Саклану Көчләренең запастагы офицеры. Яраткан шөгыле: әдәбият, спорт һәм балык тоту[8].

Искәрмәләр

Сылтамалар