Анголада ислам
Анголада ислам ― азчылык дине, нигездә, Көнбатыш Африкадан һәм Ливаннан[1] күчеп килгән мөһаҗирләр ― 80 000 ― 90 000 кеше мөселман дине тарафдары[2]. Ангола мөселманнарының күпчелеге сөнниләр.
Анголада мәчетләр, мәктәпләр (мәдрәсәләр) эшен оештыра торган берничә Ислам оешмасы эшли. Прозелитизм белән шөгыльләнә торган төп мөселман оешмасы – Анголада ислам үсеше [3].
Илдә кабул ителгән законнар мөселман оешмалары эшчәнлеген тыя [4], шуңа бәйле рәвештә, илдә мәчетләрнең күпчелеге чикләүләр белән очрашкан, күбесе, эшчәнлегенә рәсми рөхсәт (лицензия) алынмаган яки рөхсәтсез төзелгән, дигән сылтау белән, ил хөкүмәте тарафыннан ябылган[5]. 2013 елның 26 ноябрендә республиканың мәдәният министры Роза-Крус е Силва Анголада исламны тыю турында белдерә[6].
Ангола законнары нигезендә, дини төркем танылсын өчен, аның 100 меңнән артык тарафдары булырга һәм 18 провинциянең ким дигәндә 12сендә бүлекчәсе эшләргә тиеш[7]. Шул сәбәпле 90 мең тарафдары булган Ангола мөселман җәмгыяте хокукый статуска ия түгел.
Тарихи яктан Анголадагы мөселман җәмгыятенең башка конфессияләр белән чагыштырганда саны азрак. XXI гасырда җәмгыятьнең саны, нигездә, Көнбатыш Африка һәм Якын Көнчыгыш, аерым алганда, Ливан эшмәкәрләре һәм мигрантлары хисабына арткан[8]. Анголалыларның зур булмаган өлеше миссионерлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә ислам динен кабул иткән. Ватандашлар сугышы вакытында илдән китәргә мәҗбүр булганнар ислам илләрендә яшәгәндә ислам динен кабул иткән[3].
Адебайо Ойебад бәяләвенчә, мөселманнар Ангола халкының 1 – 2,5 процентын тәшкил итә[3]. АКШ Дәүләт департаменты хәбәр иткәнчә, илнең мөселман халкы 80 меңнән 90 мең кешегә кадәр тәшкил итә, әмма кайбер чыганаклар илдә 500 мең мөселман яши, дип бәяли[7]. 2015 елның 31 августында президент Жозе́ Эдуа́рду душ Са́нтуш (en) илдәге барлык мәчетләрне ябарга карар бирүче законны кабул итү турында мөрәҗәгать белән чыккан. «Бу безнең илдә ислам йогынтысын ахыргы юкка чыгару», ― дип белдерә дәүләт башлыгы. Мәдәният министры президент сүзләренә өстәп: «Исламны легальләштерү процессы илнең Юстиция министрлыгы тарафыннан хупланмаган һәм мәчетләр алга таба алдан хәбәр итеп тормыйча ябылачак», дип белдергән[9].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ International Religious Freedom Report 2008 — Amgola
- ↑ Aristides Cabeche and David Smith. Angola accused of 'banning' Islam as mosques closed, The Guardian (2013-11-28).
- ↑ Күчү өчен: 3,0 3,1 3,2 Oyebade, Adebayo O. Culture And Customs of Angola, 2006. Pages 45-46.
- ↑ Рохас, Альберто. Ангола, возможно, станет первой страной мира, где запретят ислам, El Mundo (2013-12-02). 3 гыйнвар 2015 тикшерелде.
- ↑ Angola accused of 'banning' Islam as mosques closed. The Guardian (2013-11-28). 2014-07-09 тикшерелгән.
- ↑ [http://www.kp.ru/daily/26163/3051099/ В Анголе запретили ислам?
- ↑ Күчү өчен: 7,0 7,1 ANGOLA 2012 INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT.
- ↑ 2008 Report on Interantional Religious Freedom - Angola. U.S. Department of State.
- ↑ Новости NEWSru.com — Власти Анголы окончательно запретили ислам и закрыли мечети