Эчтәлеккә күчү

Рифкать Исрафилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Исрафилов latin yazuında])
Рифкать Исрафилов
Туган телдә исем Рифкать Вәкил улы Исрафилов
Туган 6 август 1941(1941-08-06) (83 яшь)
Яңа Мөслим, Мәчетле районы, Башкортстан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d]
Һөнәре театр режиссеры, актер
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры[1] һәм Оренбургский областной драматический театр имени М. Горького[d][1]
Бүләк һәм премияләре Александр Невский ордены - 2019Халыклар дуслыгы ордены
Салават Юлаев премиясе«Алтын битлек» премиясе - 2020
Рф дәүләт премиясе (1996)

Рифкать Вәкил улы Исрафилов (1941 елның 6 августы, ССРБ, РСФСР, БАССР, Мәчетле районы, Яңа Мөслим) — театр режиссеры, РСФСР халык артисты. Оренбург драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе. Россиянең иң билгеле режиссер-куючылары исәбенә керә.[2]

Үз авылларында җиде сыйныф тәмамлаган Рифкать белем алуны Олы Ака урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә драма түгәрәгендә катнаша башлый. Урта мәктәптән соң колхозда эшкә кала. Тиздән аны клуб мөдире итеп тәгаенлиләр һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул оештырган үзешчән драма түгәрәге бөтен районны, хәтта Чиләбе өлкәсенең татар һәм башкорт авылларын йөреп чыга. Спектакльләр куюдан кергән акчаны клуб кирәк-яраклары алырга һәм балалар бакчасы төзелешенә тотыналар. Исрафиловның активлыгын күреп, район җитәкчеләре аны комсомол райкомы инструкторы итеп күчерәләр. Сәнгать һәвәскәрләре кышын тамашалар күрсәтүдән җыелган акчага язын районның пионер лагере төзи башлыйлар. Еллар үтү белән бу лагерь республика дәрәҗәсендәге балалар савыктыру базасына әверелә.

Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Уку йортының комсомол оешмасы секретаре була. Һөнәр үзләштерүне бер елдан соң Уфада сәнгать училищесында дәвам итә.

1965 елсәнгать училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлый. Башкорт дәүләт академия театрының труппасына алына. 1968 елда А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә.

1973 елда Гафури театрына кайта, беренче спектаклен – Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын сәхнәгә куя. Диплом спектакле итеп Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын сәхнәләштерә. 1981-1996 елларда - Гафури театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе.[3]

Бөек Җиңүнең 30 еллыгында Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасын сәхнәләштереп зур уңыш казана. Нәтиҗәдә драма авторы да, режиссер да, төп рольләрне башкарган Зәйтүнә Бикбулатова белән Гөлли Мөбәрәкова да Салават Юлаев исемендәге премиягә лаек булалар. Иҗади коллектив, бу эше белән Бөтенроссия театрлары смотрында җиңеп, СССР Мәдәният министрлыгы Дипломы белән бүләкләнә.

Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» спектакле СССР халыкларының театр сәнгате һәм милли драматургиясенең 1978 елда Ленинградта үткәрелгән III Бөтенроссия фестивалендә беренче дәрәҗә Дипломга лаек була.

1996 елның җәй уртасында Рифкать Исрафиловка, төп рольне башкаручы Олег Хановка, Флорид Бүләковның «Бибинур-Бибинур» тамашасы өчен Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе тапшырылды.

1979 елданУфа сәнгать институтында укыта, доцент (1987), профессор (1993).

1997 елда Уфадан Оренбургка китә. Оренбург рус театрына җитәкчелек итә.[4]

Камал театрында, Оренбург татар театрында, Уфа Нур театрында, Мәскәүнең Ермолова исемендәге, башка театрларда спектакльләр куя.

Мәскәүдәге Милли театрлар советы рәисе.

Театрдагы рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссерлык эшләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]