Башкортстан
Башкортстан | |
баш. Башҡортостан Республикаhы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 11 октябрь 1990 |
---|---|
Рәсми исем | Башҡортостан Республикаhы һәм Республика Башкортостан |
Кыскача исем | Башкортостан |
... хөрмәтенә аталган | башкортлар |
Демоним | Baschiri |
Оешма җиткәчесе вазыйфасы | Башкортстан Республикасы Башлыгы |
Җитәкче | Радий Хәбиров |
Рәсми тел | рус теле һәм башкорт теле[1] |
Гимн | Башкортстан Республикасы Дәүләт гимны |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Уфа |
Административ-территориаль берәмлек | Россия |
Сәгать поясы | YEKT[d], UTC+05:00 һәм Азия/Екатеринбург[d][2] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Урал алды |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Bashkortostan.map |
Иң югары ноктасы | Ямантау |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Башкортстан Республикасы Башлыгы |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Андрей Назаров |
Башкарма хакимият | Башкортстан Хөкүмәте |
Канунбирү органы | Башкортстан Корылтае |
Халык саны | 4 064 361 (2024) |
Административ бүленеше | Уфа |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 214 метр |
Акча берәмлеге | ₽ |
Моның хуҗасы | Уфа һәм Уфа |
Нәрсә белән чиктәш | Удмуртия, Татарстан, Пермь крае, Свердловск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Ырынбур өлкәсе |
Нигезсалгыч текст | Башкортстан Конституциясе |
Әүвәлгесе | БАССР |
Алыштырган | Башкорт ССР - Башкортстан[d] |
Кулланылган тел | татар теле һәм башкорт теле |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 143 600 км² |
Рәсми веб-сайт | bashkortostan.ru(рус.) |
Тематик география | Башкортстан географиясе[d] |
Һәйкәлләр исемлеге | Башкортстандагы Россия мәдәни мирас объектлары исемлеге[d] |
Феноменның икътисады | Башкортстан икътисады[d] |
Җирле телефон коды | 347 |
Номер тамгасы коды | 02 һәм 102 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Башкортстанда җирләнгәннәр |
Объектның күренешләре өчен төркем | Төркем:Башкортстан күренешләре[d] |
Башкортстан Викиҗыентыкта |
Башкортста́н Республикасы́, Башкортоста́н Республикасы́ (Башкортста́н, Башкортоста́н[3], баш. Башҡортостан Республикаһы, рус. Республика Башкортостан) — Россия Федерациясенең эчендә республика (дәүләт)[4], Россия Федерациясенең субъекты, Идел буе федераль округынә керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.
Башкаласы — Уфа шәһәре.
География
Чиктәшлек
Як | Төбәк |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Удмуртия |
Төньяк | Пермь өлкәсе |
Төньяк-көнчыгыш | Свердловск өлкәсе |
Көнчыгыш | Чиләбе өлкәсе |
Көньяк Көньяк-көнбатыш |
Ырынбур өлкәсе |
Көнбатыш | Татарстан |
Географик урнашу
Башкортстан җөмһүрияте — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы – Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлөше Көнчыгыш-Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Җөмһүриятнең төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Тулы мәйдан — 143,6 мең км².
Җөмһүрият территориясендә Башкортстан дәүләт тыюлыгы урынлашкан.
Гидрография
Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), аның кушылдыклары Нөгеш (235 км), Сем (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим (535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары. Башкортстанда шулай ук Җаек елгасы (2428 км.) башлана.
Күлләр 2700 янында санала. Җөмһүриятнең иң зур күлләре Урал артыннан урнашканнар. Көнбатыш өлешендә иң эре күл Асылыкүл (мәйданы 18,5 км²) урнашкан.
Климат
Уртача еллык температура +0,3° тауларда һәм +2,8° тигезлектә. Гыйнварда урта температура Цельсий градуслар белән −18°, июльдә +18°. Кояшлы көннәр саны 261дән (Уфа) 287гә (Аксёново, Белорет) кадәр үзгәреп тора.
Уртача еллык явым-төшемнәр саны 300—600 мм, Урал тауларының көнбатыш битләүләрендә 700 ммга кадәр җитә.
Кар капламы ноябрь башында яки уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә ул эреп бетә. Кар капламы 150-165 (таулы районнарда 171—177) көн ята, аның уртача биеклеге 36-55 см га җитә.
Табигать
Урманнар җөмһүриятнең территориясеннән 40 %тан артык алалар. Урал артында катнаш урманнар, төньяграк нарат-яфраклы һәм каен урманнар. Урал артында урман-далалар каен һәм имән белән урнашалар.
-
Йөрәктау- биеклеге Агыйдел елгасы өстеннән 220 метр.
Тарих
Бу як «Башгурд» исем астында беренче тапкыр Фәзлуллаһ Рәшидәддин «Огузнамә» исемле эшендә VIII гасырда телгә алынган. Башкорт хаклкының үзатылышы (башҡорт) беренче тапкыр Сәлләм Тәрҗемән хезмәтләрендә (IX гасырның беренче яртысы) очрый.
X—XII гасырларда башкортларның көнбатыш өлеше Идел буе Болгары дәүләте составына кергән булганнар.
XIII—XIV гасырларда бөтен Башкортстан территориясе Җучи Олысына кергән булган. Аның таркалуыннан соң, башкортлар Казан, Нугай вә Себер ханлыклары составында торганнар.
1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә башлаганнар.
Инкыйлабкача елларда хәзерге Башкортстан территориясе күбесенчә Уфа губернасы составында булган.
1917 елның 15 (28) ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен (автономиясен) игълан иткән. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешү» имзаланган. [5] Башкорт автономиясе Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оештырылган. Башкортларның үз шәһәрләре булмаганлыктан, аның башкаласы итеп күрше Уфа губернасында урнашкан рус-татар шәһәре Эстәрлетамак билгеләнә. 1920 елның 20 августында Эстәрлетамак шәһәрен Совет хөкүмәте Кече Башкортстанга бирә.
1922 елның 14 июненнән Уфа губернасын бетереп, Башкортстан составына губернаның зур өлешләре, шул исәптә Бәләбәй һәм Бөре өязләре (алар язмышы турында махсус референдум үткәрелергә тиеш булган) кертеләләр, башкаласы Этәрлетамактан Уфага күчерелгән.
1952 елның маенда Башкорт АССРы эчендә Уфа һәм Стәрлетамак өлкәләре оештырылганнар, ләкин 1953 елның апрелендә өлкәләргә бүленеше юкка чыгарылган.
1990 елда БАССР Югары Шурасы дәүләт суверенлыгы турында декларацияне кабул иткән.[6]
Дәүләт корылышы
Башкортстан Конституциясенә тиешле дәүләт власы хөкем, башкарма һәм законнар чыгару юнәлешләренә бүленә.
Башкарма хакимлек
Башкортстан Башлыгы — Башкортстан Республикасының башлыгы һәм Башкортстан Республикасының иң югары вазифалы кешесе. Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы Башкортстан Конституциясе белән билгеләнгән .
Хөкем власы
Башкортстан Республикасында хөкем власын Башкортстан Республикасы Конституция Суды, федераль судлар һәм мировой хөкем тормышка ашыра.
Законнар чыгару власы
Башкортстан Парламенты — Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2003 елдан бер палатасыннан торган законнар чыгару органы.
Халык
Торак пунктлар
Урын | Шәһәр | Башкортча исеме | Русча исеме | Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Уфа | Өфө | Уфа | 1 062 300 | ||||||
2 | Стәрлетамак | Стәрлетамаҡ | Стерлитамак | 273 432 | ||||||
3 | Салават | Салауат | Салават | 156 085 | ||||||
4 | Нефтекама | Нефтекама | Нефтекамск | 121 757 | ||||||
5 | Октябрьски | Октябрьский | Октябрьский | 109 379 | ||||||
6 | Белорет | Белорет | Белорецк | 68 804 | ||||||
7 | Туймазы | Туймазы | Туймазы | 66 849 | ||||||
8 | Ишембай | Ишембай | Ишимбай | 66 242 | ||||||
9 | Күмертау | Күмертау | Кумертау | 62 854 | ||||||
10 | Сибай | Сибай | Сибай | 62 732 | ||||||
11 | Мәләвез | Мәләүез | Мелеуз | 61 408 | ||||||
12 | Бәләбәй | Бәләбәй | Белебей | 60 183 | ||||||
13 | Бөре | Бөрө | Бирск | 41 637 | ||||||
14 | Учалы | Учалы | Учалы | 37 771 | ||||||
15 | Благовещен | Благовещен | Благовещенск | 34 246 | ||||||
16 | Дүртөйле | Дүртөйлө | Дюртюли | 31 272 | ||||||
17 | Яңавыл | Яңауыл | Янаул | 26 988 | ||||||
18 | Дәүләкән | Дәүләкән | Давлеканово | 24 040 | ||||||
19 | Чишмә | Шишмә | Чишмы | 21 198 | ||||||
20 | Приют | Приют | Приютово | 20 888 | ||||||
[7] |
Милли состав
- Шулай ук карагыз: Башкортстанда татарларның хокукларын бозу.
Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре — Уфа (башкала, 1 042 мең кеше), Стәрлетамак (264 мең кеше), Салават (158 мең кеше), Нефтекама (122 мең кеше), Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкның татарлар (25,4%), башкортлар (29,5%), руслар (36,1%) тәшкил итә.
Халык | 1926[8] | 1939[9] | 1959[10] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2010[15] | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
руслар | 1 064 707 | 39,9% | 1 281 347 | 40,6% | 1 418 147 | 42,4% | 1 547 893 | 40,2% | 1 547 893 | 40,2% | 1 548 291 | 39,3% | 1 490 715 | 36,3% | 1 432 906 | 36,1% |
башкортлар | 625 845 | 23,5% | 671 188 | 21,3% | 737 711 | 22,1% | 892 248 | 23,4% | 935 880 | 24,3% | 863 808 | 21,9% | 1 221 302 | 29,8% | 1 172 287 | 29,5% |
татарлар | 621 158 | 23,3% | 777 230 | 24,6% | 768 566 | 23,0% | 944 505 | 24,7% | 940 436 | 24,5% | 1 120 702 | 28,4% | 990 702 | 24,1% | 1 009 295 | 25,4% |
чуашлар | 84 886 | 3,2% | 106 892 | 3,4% | 109 970 | 3,3% | 126 638 | 3,3% | 122 344 | 3,2% | 118 509 | 3,0% | 117 317 | 2,9% | 107 450 | 2,4% |
чирмешләр | 79 298 | 3,0% | 90 163 | 2,8% | 93 902 | 2,8% | 109 638 | 2,9% | 106 793 | 2,8% | 105 768 | 2,7% | 105 829 | 2,6% | 103 658 | 2,6% |
украиннар | 76 610 | 2,9% | 92 289 | 2,9% | 83 594 | 2,5% | 76 005 | 2,0% | 75 571 | 2,0% | 74 990 | 1,9% | 55 249 | 1,4% | 39 875 | 1,0% |
арлар | 23 256 | 0,9% | 25 103 | 0,8% | 25 388 | 0,8% | 27 918 | 0,7% | 25 906 | 0,7% | 23 696 | 0,6% | 22 625 | 0,6% | 21 477 | 0,5% |
мордва | 49 813 | 1,9% | 57 826 | 1,8% | 43 582 | 1,3% | 40 745 | 1,1% | 35 900 | 0,9% | 31 923 | 0,8% | 26 020 | 0,6% | 20 300 | 0,5% |
башкалар | 39 773 | 1,5% | 56 931 | 1,8% | 60 749 | 1,8% | 52 485 | 1,4% | 53 557 | 1,4% | 55 426 | 1,4% | 74 577 | 1,8% | 165 044 | 4,1% |
барлык | 2 665 346 | 100,0% | 3 158 969 | 100,0% | 3 341 609 | 100,0% | 3 818 075 | 100,0% | 3 844 280 | 100.0% | 3 943 113 | 100,0% | 4 104 336 | 100,0% | 4 072 292 | 100,0% |
Административ-территориаль бүленеш
Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар.
Районнар | Харита | ||
---|---|---|---|
Икътисад
Сәнәгать
Эре сәнәгый үзәкләре — Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Нефтекама, Туймазы, Октябрьски, Белорет. Җитештерүнең югары дәрәҗәдәге тупланышы хас, сәнәгый продукциясенең якынча 50% Уфада чыгарыла.
Сәнәгатьнең әһәмиятле тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү. Машиналарны төзү һәм металл эшкәртү зур үсешне алган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш материалларны ясау да бар.
Энергетика
Аның нигезен җылылык электр стансалар тәшкил итәләр: Карманово ГРЭСы, Уфадагы ҖЭҮ-1, ҖЭҮ-2, ҖЭҮ-3 ҖЭҮ-4, Стәрлетамакта һәм Салаватта ҖЭҮләре, Урал арты ҖЭҮ (Сибай) һәм Күмертау ҖЭҮ.
Башкортстан АЭС төзелеше Чернобыль һәлакәтеннән соң туктатылган.
Туймазы районының Төпкилде авылы тирәсендә тәҗрибә-сынау җил электр стансасы урнашкан.
Авыл хуҗалыгы
Ашлык-терлекчелек юнәлешендәге авыл хуҗалыгы. Бодай, арыш, солы, арпа, шикәр чөгендере, көнбагышны үстерәләр. Җөмһүрияттә сөт-ит терлекчелеге, ит-йон сарыкчылыгы, кошчылык, атчылык, кымызчылык һәм умартачылык үсешне алган. Башкорт балы Россиядә киң мәшһүрлекне алган.
Транспорт
Тимер юлы транспорты
Башкортстанда тәүгеләрдән булып Самара—Уфа тимер юлы сафка индерелә, аның 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясыннан Уфа станциясенә тиклемге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла.
Уфа тимер юллар аша Самар, Чиләбе, Ырынбур, Сембер һәм башка шәһәрләре белән тоташтырылган. Көймә йөрешле елгалар: Агыйдел һәм Караидел. Торба үткәргеч транспорты да үсешне алган.
Автомобиль юллар
Төбәк аша М5 «Урал», М7 «Идел», Р240 Уфа — Ырынбур, Р315 Уфа — Бөре — Яңавыл, Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорски, Р317 Бөре — Тазтөбе — Чаткы һәм Р361 Мәләвез — Магнитогорски[16] автоюллары баралар.
Авиа элемтә
Авиа элемтә Башкортстанны Россиядәге дистәләрчә шәһәрләре белән, БДБ илләре, Греция, Кытай, БГЭ, Төркия шәһәрләре белән тоташтыра. Уфада Башкортстанда иң зур аэропорт урнашкан.
Башкортстан бәйрәмләре
«Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көн, һөнәри һәм башка даталар турында» Башкортстан законы республиканың Югары Советы тарафыннан 1992 елның 27 февралендә кабул ителде.
Эшләми торган бәйрәм көннәре.
Датасы | Исеме | Искәрмә |
---|---|---|
11 октябрь | Җөмһүрият көне | Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көндә билгеләнә. |
24 декабрь | Гербы Республикасы Конституциясе көне ярославль өлкәсе владимир өлкәсе Статья в Башкирской энциклопедии 2013 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.Калып:Владимир-ba ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе | Җөмһүрият Югары Советы 1993 елда Башкортстан Конституциясен кабул иткән көндә билгеләнә. |
Ураза байраме | Ураза байраме датасы Ислам календарена ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә. | |
Корбан байрамы | Корбан байрамы датасы ай календарына ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә. |
Истәлекле көннәре.
Датасы | Исеме | Искәрмә |
---|---|---|
25 февраль | Башкортстан Республикасы Дәүләт флагы көне | Җөмһүрият Югары Советы тарафыннан яңа флагны 1992 елда кабул иткән көндә (2002 елдан) билгеләнә ярославль өлкәсе владимир өлкәсе 25 февраля — День Государственного флага республикасы Гербы// ИА Башинформ 2017 елның 17 ноябрь көнендә архивланган. ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе. |
20 март | Үзәк Совет власы белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешүгә кул куйган көн | Россия Эшче-Авылдаш хөкүмәте белән Башкорт хөкүмәте Башкортстан Совет автономиясе турында 1919 елдагы Килешүгә кул куйган көндә билгеләнә. Совет рәсәе эченнән аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В. И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетырәисе в.б. М. Ф. Владимирский, милләтләр эшләре буенча халык комиссары И. В. Сталин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе, башкорт делегация эченнән — Башкорт хөкүмәте рәисе М. А. Кулаев, Башкорт гаскәре адьютанты Ә. И. Бикбауов, Башкорт хөкүмәте әгъзасы М. Д. Халиков кул куйдылар. |
31 март | Башкортстан Республикасынан Федератив килешү кушымтасына кул куйган көн | 1992 елда Федератив килешүгә имзаланган көндә билгеләнә. |
3 август | Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Башкортстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары белән идарә итү даирәсе буенча Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының үзара вәкаләтлекләре аеру тураһындагы килешүгә кул куйган көн. ярославль өлкәсе br /өлкәсе | 1994 елда Россия федерациясе һәм Башкортстан Республикасы арасында килешүгә имзаланган көндә билгеләнә. |
29 ноябрь | Башкортстан милли-территориаль автономиясе берәмеге Россия дәүләтенең федератив өлеше буларак булдырылган көн | Башкортстан милли-территориаль автономиясе 1917 елның 15 ноябрендә (иске ысул буенча) Башкорт мәркәз шурасы тарафыннан игълан ителә һәм III Бөтен башкорт оештыру корылтаенда раслана. |
Башкортстанда халык (милли) Сабантуй байрамы рәсми статуска ия. Бәйрәм республиканың барлык муниципаль районнарында язгы басу эшләре бетү уңаеннан үткәрелә. Сабантуйның үткәрелү датасы ел саен Башкортстан башлыгы указына ярашлы тәгаенләнә.
Җөмһүрият Салауат йыйыны фольклор байрамы ел саен Башкортстан республикасының төрле калалары һәм районнарында 2004 елдан алып үткәрелә башлады. 2011 елдан алып Салауат йыйыны Салават районында үткәрелә.
Башкортстанның Октябрьский шәһәренда җөмһүрият Курай байрамы үткәрелә. Курай байрамы республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында курайны пропагандалау һәм популярлаштыру, башкорт халык уен коралларын саклау һәм киләсе үсешенә булышу, шулай ук зирәк курайчылар ачу максатларында үтә һәм беренче мәртәбә 2001 елда оештырылды. Елдан-ел байрамда катнашучылар саны арта бара.
Шулай ук Башкортстан Республикасында Россия Федерациясе субъекты канунияте тарафыннан булдырылган башка истәлекле даталар да билгеләнә.
Шулай ук карагыз
- Россия байрамдары
- Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы
- Уфа губернасы
- Ырынбур губернасы
- Аргаяш милли округы
Искәрмәләр
- ↑ Башкортстан Конституциясе
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ Башкортстан Конституциясе: «Башкортста́н Республикасы́» һәм «Башкортстан» дигән атамалар тиң мәгънәле.
- ↑ Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-12-01, retrieved 2014-09-11
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2008-10-14, retrieved 2014-09-11
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-16
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=772
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=61
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=76
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=59
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=58
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=56
- ↑ http://www.perepis2002.ru/ct/doc/TOM_04_03.xls
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-02-04, retrieved 2012-11-18
- ↑ Р361 – «Магнитогорск — Сибай — Зилаир – Ира» | Автодороги России | Главная. әлеге чыганактан 2013-02-26 архивланды. 2013-02-24 тикшерелгән.
Сылтамалар
- Фатыхова Ф. Ф. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Самигуллин В. К. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Түрә республикасы Гербы «О праздничных и памятных днях, профессиональных праздниках и иных знаменательных датах в Республике Гербы» от 27 февраля 1992 года 2013 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.