Эчтәлеккә күчү

Башкортстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан latin yazuında])
Башкортстан
баш. Башҡортостан Республикаhы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 11 октябрь 1990
Сурәт
Рәсми исем Башҡортостан Республикаhы һәм Республика Башкортостан
Кыскача исем Башкортостан
... хөрмәтенә аталган башкортлар
Демоним Baschiri
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Башкортстан Республикасы Башлыгы
Җитәкче Радий Хәбиров
Рәсми тел рус теле һәм башкорт теле[1]
Гимн Башкортстан Республикасы Дәүләт гимны
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Уфа
Административ-территориаль берәмлек Россия
Сәгать поясы YEKT[d], UTC+05:00 һәм Азия/Екатеринбург[d][2]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Урал алды
Геомәгълүматлар Data:Russia/Bashkortostan.map
Иң югары ноктасы Ямантау
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Башкортстан Республикасы Башлыгы
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Андрей Назаров
Башкарма хакимият Башкортстан Хөкүмәте
Канунбирү органы Башкортстан Корылтае
Халык саны 4 064 361 (2024)
Административ бүленеше Уфа
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 214 метр
Акча берәмлеге
Моның хуҗасы Уфа һәм Уфа
Нәрсә белән чиктәш Удмуртия, Татарстан, Пермь крае, Свердловск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Ырынбур өлкәсе
Нигезсалгыч текст Башкортстан Конституциясе
Әүвәлгесе БАССР
Алыштырган Башкорт ССР - Башкортстан[d]
Кулланылган тел татар теле һәм башкорт теле
Бүләкләр
Ленин ордены
Мәйдан 143 600 км²
Рәсми веб-сайт bashkortostan.ru(рус.)
Харита сурәте
Тематик география Башкортстан географиясе[d]
Һәйкәлләр исемлеге Башкортстандагы Россия мәдәни мирас объектлары исемлеге[d]
Феноменның икътисады Башкортстан икътисады[d]
Җирле телефон коды 347
Номер тамгасы коды 02 һәм 102
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Башкортстанда җирләнгәннәр
Объектның күренешләре өчен төркем Төркем:Башкортстан күренешләре[d]
Карта
 Башкортстан Викиҗыентыкта

Башкортста́н Республикасы́, Башкортоста́н Республикасы́ (Башкортста́н, Башкортоста́н[3], баш. Башҡортостан Республикаһы, рус. Республика Башкортостан) — Россия Федерациясе белән берләшкән, Россия Федерациясе субъекты, Идел буе федераль округынә, ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.

Башкаласы — Уфа шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Төбәк
Төньяк-көнбатыш Удмурт Республикасы
Төньяк Пермь өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Свердловск өлкәсе
Көнчыгыш Чиләбе өлкәсе
Көньяк
Көньяк-көнбатыш
Ырынбур өлкәсе
Көнбатыш Татарстан

Географик урнашу

Көнбатыш Башкортстан. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы — борынгы җәйләү урыннары.

Башкортстан республикасы — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы – Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлөше Көнчыгыш-Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнаша. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Мәйданы — 143,6 мең км².

Республика территориясендә Башкортстан дәүләт тыюлыгы урнашкан.

Гидрография

Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), кушылдыклары — Нөгеш (235 км), Сем (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим (535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары. Башкортстан җирлегеннән шулай ук Җаек елгасы (2428 км.) башлана.

Күлләрнең саны — 2700. Республиканың иң зур күлләре Урал таулары артына урнаша. Көнбатыш өлешендә иң эре күл — Асылыкүл (мәйданы 18,5 км²).

Климат

Ямантау

Тауларда уртача еллык температура +0,3°С, тигезлектә +2,8°С. Гыйнварьда Цельсия градусы буенча уртача температура 18°С, июльдә — +18°С. Кояшлы көннәр саны 261дән (Уфа) 287гә (Аксёново, Белорет) кадәр үзгәреп тора.

Уртача еллык явым-төшемнәр саны 300—600 мм, Урал тауларының көнбатыш ягында 700 ммга кадәр җитә.

Кар капламы ноябрь башында яки уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә кар эреп бетә. Кар капламы 150-165 (таулы районнарда 171-177) көн ята, аның уртача биеклеге 36-55 см га җитә.

Табигать

Урманнар республика территориясенең 40 % алып тора. Урал таулары артында катнаш урманнар, төньяктарак нарат-яфраклы һәм каен урманнары бар; урман-далалар — каен һәм имән агачларына бай.

Тарих

Орхон төрки язуында «Башкортстан» сүзенең язылышы
1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә башлый

Республика «Башгурд» исеме астында беренче тапкыр VIII гасырда Фәзлуллаһ Рәшидәддиннең «Огузнамә» исемле эшендә телгә алына, ә башкорт халкының үзатылышы (башҡорт) Сәлләм Тәрҗемән хезмәтләрендә (IX гасырның беренче яртысы) очрый.

XXII гасырларда республиканың көнбатыш өлешендә яшәүчеләр Идел буе Болгары дәүләте, XIIIXIV гасырларда бөтен Башкортстан җирлеге Җучи Олысына, аның таркалуыннан соң башкортлар Казан, Нугай вә Себер ханлыклары, 1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә.

Инкыйлабкача елларда хәзерге Башкортстан җирлеге күбесенчә Уфа губернасы составында була.

1917 елның 15 (28) ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен (автономиясен) игълан итә. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешү» имзалана.  [4] Башкорт Совет Автономиясе Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оеша. Башкортларның үз шәһәрләре булмаганлыктан, аның башкаласы итеп күрше Уфа губернасында урнашкан рус-татар шәһәре Эстәрлетамак билгеләнә. 1920 елның 20 августында Совет хөкүмәте Эстәрлетамак шәһәрен Кече Башкортстанга бирә.

1922 елның 14 июненнән Уфа губернасын юк итеп, Башкортстан составына губернаның зур өлешләре, шул исәптән Бәләбәй һәм Бөре өязләре (алар язмышы турында махсус референдум үткәрелергә тиеш булган) кертеләләр, башкаласы Этәрлетамактан Уфага күчерелә.

1952 елның маенда Башкорт АССРы эчендә Уфа һәм Стәрлетамак өлкәләре барлыкка килә, әмма 1953 елның апрелендә өлкәләргә бүленеш юкка чыгарыла.

1990 елда БАССР Югары Шурасы Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация кабул итә.[5]

Дәүләт корылышы

Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы — Башкортстан Республикасының беренче Президенты

Башкортстан Конституциясенә тиешле дәүләт власы хөкем, башкарма һәм кануннар чыгару юнәлешләренә бүленә.

Башкарма хакимлек

Башкортстан Республикасы Башлыгы — Башкортстан Республикасының иң югары вазифалы кешесе. Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы Башкортстан Конституциясе белән билгеләнә.

Хөкем власы

Башкортстан Республикасында хөкем власын Башкортстан Республикасы Конституция Суды, федераль судлар һәм мировой хөкем тормышка ашыра.

Законнар чыгару власы

Башкортстан Парламенты — Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2003 елдан бер палатасыннан торган кануннар чыгару органы.

Халык

Торак пунктлар


Уфа

Стәрлетамак

Салават

Нефтекама

Урын Шәһәр Башкортча исеме Русча исеме Халык саны


Октябрьски

Белорет

Ишембай

Күмертау

1 Уфа Өфө Уфа 1 062 300
2 Стәрлетамак Стәрлетамаҡ Стерлитамак 273 432
3 Салават Салауат Салават 156 085
4 Нефтекама Нефтекама Нефтекамск 121 757
5 Октябрьски Октябрьский Октябрьский 109 379
6 Белорет Белорет Белорецк 68 804
7 Туймазы Туймазы Туймазы 66 849
8 Ишембай Ишембай Ишимбай 66 242
9 Күмертау Күмертау Кумертау 62 854
10 Сибай Сибай Сибай 62 732
11 Мәләвез Мәләүез Мелеуз 61 408
12 Бәләбәй Бәләбәй Белебей 60 183
13 Бөре Бөрө Бирск 41 637
14 Учалы Учалы Учалы 37 771
15 Благовещен Благовещен Благовещенск 34 246
16 Дүртөйле Дүртөйлө Дюртюли 31 272
17 Яңавыл Яңауыл Янаул 26 988
18 Дәүләкән Дәүләкән Давлеканово 24 040
19 Чишмә Шишмә Чишмы 21 198
20 Приют Приют Приютово 20 888
[6]


Милли состав

Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре — Уфа (башкала, 1 042 мең кеше), Стәрлетамак (264 мең кеше), Салават (158 мең кеше), Нефтекама (122 мең кеше), Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкның татарлар (25,4%), башкортлар (29,5%), руслар (36,1%) тәшкил итә.

Халык 1926[7] 1939[8] 1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12] 2002[13] 2010[14]
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 1 064 707 39,9% 1 281 347 40,6% 1 418 147 42,4% 1 547 893 40,2% 1 547 893 40,2% 1 548 291 39,3% 1 490 715 36,3% 1 432 906 36,1%
башкортлар 625 845 23,5% 671 188 21,3% 737 711 22,1% 892 248 23,4% 935 880 24,3% 863 808 21,9% 1 221 302 29,8% 1 172 287 29,5%
татарлар 621 158 23,3% 777 230 24,6% 768 566 23,0% 944 505 24,7% 940 436 24,5% 1 120 702 28,4% 990 702 24,1% 1 009 295 25,4%
чуашлар 84 886 3,2% 106 892 3,4% 109 970 3,3% 126 638 3,3% 122 344 3,2% 118 509 3,0% 117 317 2,9% 107 450 2,4%
чирмешләр 79 298 3,0% 90 163 2,8% 93 902 2,8% 109 638 2,9% 106 793 2,8% 105 768 2,7% 105 829 2,6% 103 658 2,6%
украиннар 76 610 2,9% 92 289 2,9% 83 594 2,5% 76 005 2,0% 75 571 2,0% 74 990 1,9% 55 249 1,4% 39 875 1,0%
арлар 23 256 0,9% 25 103 0,8% 25 388 0,8% 27 918 0,7% 25 906 0,7% 23 696 0,6% 22 625 0,6% 21 477 0,5%
мордва 49 813 1,9% 57 826 1,8% 43 582 1,3% 40 745 1,1% 35 900 0,9% 31 923 0,8% 26 020 0,6% 20 300 0,5%
башкалар 39 773 1,5% 56 931 1,8% 60 749 1,8% 52 485 1,4% 53 557 1,4% 55 426 1,4% 74 577 1,8% 165 044 4,1%
барлык 2 665 346 100,0% 3 158 969 100,0% 3 341 609 100,0% 3 818 075 100,0% 3 844 280 100.0% 3 943 113 100,0% 4 104 336 100,0% 4 072 292 100,0%

Административ-территориаль бүленеш

Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар.

Районнар Харита
  1. Әбҗәлил районы
  2. Әлшәй районы
  3. Архангель районы
  4. Аскын районы
  5. Авыргазы районы
  6. Баймак районы
  7. Бакалы районы
  8. Балтач районы
  9. Бәләбәй районы
  10. Балакатай районы
  11. Белорет районы
  12. Бишбүләк районы
  13. Бөре районы
  14. Болгавар районы
  15. Благовещен районы
  16. Бүздәк районы
  17. Борай районы
  18. Бөрҗән районы
  1. Гафури районы
  2. Дәүләкән районы
  3. Дуван районы
  4. Дүртөйле районы
  5. Ярмәкәй районы
  6. Зиянчура районы
  7. Җылаер районы
  8. Иглин районы
  9. Илеш районы
  10. Ишембай районы
  11. Калтасы районы
  12. Караидел районы
  13. Кырмыскалы районы
  14. Кыйгы районы
  15. Кызыл Кама районы
  16. Күгәрчен районы
  17. Кушнаренко районы
  18. Куергазы районы
  1. Мәләвез районы
  2. Мәчетле районы
  3. Мишкә районы
  4. Миякә районы
  5. Нуриман районы
  6. Салават районы
  7. Стәрлебаш районы
  8. Стәрлетамак районы
  9. Тәтешле районы
  10. Туймазы районы
  11. Уфа районы
  12. Учалы районы
  13. Федоровка районы
  14. Хәйбулла районы
  15. Чакмагыш районы
  16. Чишмә районы
  17. Шаран районы
  18. Яңавыл районы

Икътисад

Сәнәгать

Эре сәнәгый үзәкләре — Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Нефтекама, Туймазы, Октябрьски, Белорет. Җитештерүнең югары дәрәҗәдәге тупланышы хас, сәнәгый продукциясенең якынча 50% Уфада чыгарыла.

Сәнәгатьнең әһәмиятле тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү. Машиналарны төзү һәм металл эшкәртү зур үсешне алган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш материалларны ясау да бар. Химия тармагы мөһим түгел. Мәсәлән, Стерлитамакта урнашкан предприятия - БСК, "Башкир Сода Компаниясе".[15][16][17][18]

Энергетика

Аның нигезен җылылык электр стансалар тәшкил итәләр: Карманово ГРЭСы, Уфадагы ҖЭҮ-1, ҖЭҮ-2, ҖЭҮ-3 ҖЭҮ-4, Стәрлетамакта һәм Салаватта ҖЭҮләре, Урал арты ҖЭҮ (Сибай) һәм Күмертау ҖЭҮ. 

Башкортстан АЭС төзелеше Чернобыль һәлакәтеннән соң туктатылган.

Туймазы районының Төпкилде авылы тирәсендә тәҗрибә-сынау җил электр стансасы урнашкан.

Авыл хуҗалыгы

Ашлык-терлекчелек юнәлешендәге авыл хуҗалыгы. Бодай, арыш, солы, арпа, шикәр чөгендере, көнбагышны үстерәләр. Җөмһүрияттә сөт-ит терлекчелеге, ит-йон сарыкчылыгы, кошчылык, атчылык, кымызчылык һәм умартачылык үсешне алган. Башкорт балы Россиядә киң мәшһүрлекне алган.

Транспорт

Тимер юлы транспорты

Башкортстанда тәүгеләрдән булып Самара—Уфа тимер юлы сафка индерелә, аның 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясыннан Уфа станциясенә тиклемге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла.

Уфа тимер юллар аша Самар, Чиләбе, Ырынбур, Сембер һәм башка шәһәрләре белән тоташтырылган. Көймә йөрешле елгалар: Агыйдел һәм Караидел. Торба үткәргеч транспорты да үсешне алган.

Автомобиль юллар

Төбәк аша М5 «Урал», М7 «Идел», Р240 Уфа — Ырынбур, Р315 Уфа — Бөре — Яңавыл, Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорски, Р317 Бөре — Тазтөбе — Чаткы һәм Р361 Мәләвез — Магнитогорски[19] автоюллары баралар.

Авиа элемтә

Авиа элемтә Башкортстанны Россиядәге дистәләрчә шәһәрләре белән, БДБ илләре, Греция, Кытай, БГЭ, Төркия шәһәрләре белән тоташтыра. Уфада Башкортстанда иң зур аэропорт урнашкан.

Башкортстан бәйрәмләре

«Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көн, һөнәри һәм башка даталар турында» Башкортстан законы республиканың Югары Советы тарафыннан 1992 елның 27 февралендә кабул ителде.

Эшләми торган бәйрәм көннәре.

Датасы Исеме Искәрмә
11 октябрь Җөмһүрият көне Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көндә билгеләнә.
24 декабрь Гербы Республикасы Конституциясе көне ярославль өлкәсе владимир өлкәсе Статья в Башкирской энциклопедии 2013 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.Калып:Владимир-ba ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе Җөмһүрият Югары Советы 1993 елда Башкортстан Конституциясен кабул иткән көндә билгеләнә.
Ураза байраме Ураза байраме датасы Ислам календарена ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.
Корбан байрамы Корбан байрамы датасы ай календарына ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.

Истәлекле көннәре.

Датасы Исеме Искәрмә
25 февраль Башкортстан Республикасы Дәүләт флагы көне Җөмһүрият Югары Советы тарафыннан яңа флагны 1992 елда кабул иткән көндә (2002 елдан) билгеләнә ярославль өлкәсе владимир өлкәсе 25 февраля — День Государственного флага республикасы Гербы// ИА Башинформ 2017 елның 17 ноябрь көнендә архивланган. ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе.
20 март Үзәк Совет власы белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешүгә кул куйган көн Россия Эшче-Авылдаш хөкүмәте белән Башкорт хөкүмәте Башкортстан Совет автономиясе турында 1919 елдагы Килешүгә кул куйган көндә билгеләнә. Совет рәсәе эченнән аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В. И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетырәисе в.б. М. Ф. Владимирский, милләтләр эшләре буенча халык комиссары И. В. Сталин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе, башкорт делегация эченнән — Башкорт хөкүмәте рәисе М. А. Кулаев, Башкорт гаскәре адьютанты Ә. И. Бикбауов, Башкорт хөкүмәте әгъзасы М. Д. Халиков кул куйдылар.
31 март Башкортстан Республикасынан Федератив килешү кушымтасына кул куйган көн 1992 елда Федератив килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
3 август Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Башкортстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары белән идарә итү даирәсе буенча Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының үзара вәкаләтлекләре аеру тураһындагы килешүгә кул куйган көн. ярославль өлкәсе br /өлкәсе 1994 елда Россия федерациясе һәм Башкортстан Республикасы арасында килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
29 ноябрь Башкортстан милли-территориаль автономиясе берәмеге Россия дәүләтенең федератив өлеше буларак булдырылган көн Башкортстан милли-территориаль автономиясе 1917 елның 15 ноябрендә (иске ысул буенча) Башкорт мәркәз шурасы тарафыннан игълан ителә һәм III Бөтен башкорт оештыру корылтаенда раслана.

Башкортстанда халык (милли) Сабантуй байрамы рәсми статуска ия. Бәйрәм республиканың барлык муниципаль районнарында язгы басу эшләре бетү уңаеннан үткәрелә. Сабантуйның үткәрелү датасы ел саен Башкортстан башлыгы указына ярашлы тәгаенләнә.

Җөмһүрият Салауат йыйыны фольклор байрамы ел саен Башкортстан республикасының төрле калалары һәм районнарында 2004 елдан алып үткәрелә башлады. 2011 елдан алып Салауат йыйыны Салават районында үткәрелә.

Башкортстанның Октябрьский шәһәренда җөмһүрият Курай байрамы үткәрелә. Курай байрамы республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында курайны пропагандалау һәм популярлаштыру, башкорт халык уен коралларын саклау һәм киләсе үсешенә булышу, шулай ук зирәк курайчылар ачу максатларында үтә һәм беренче мәртәбә 2001 елда оештырылды. Елдан-ел байрамда катнашучылар саны арта бара.

Шулай ук Башкортстан Республикасында Россия Федерациясе субъекты канунияте тарафыннан булдырылган башка истәлекле даталар да билгеләнә.

Искәрмәләр

  1. Башкортстан Конституциясе
  2. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  3. Башкортстан Конституциясе: «Башкортста́н Республикасы́» һәм «Башкортстан» дигән атамалар тиң мәгънәле.
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-12-01, retrieved 2014-09-11 
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2008-10-14, retrieved 2014-09-11 
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-16 
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=772
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=61
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=76
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=59
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=58
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=56
  13. архив күчермәсе, archived from the original on 2006-11-04, retrieved 2012-11-18 
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-02-04, retrieved 2012-11-18 
  15. Давыдов Эдуард Маликович — генеральный директор БСК. Биография, новости, фото. - Волжский.ру.
  16. Эдуард Давыдов.
  17. Эдуард Давыдов: фото, биография, карьера, новости.
  18. Эдуард Давыдов. Биография генерального директора «Башкирской содовой компании». (2022-12-24).
  19. Р361 – «Магнитогорск — Сибай — Зилаир – Ира» | Автодороги России | Главная. әлеге чыганактан 2013-02-26 архивланды. 2013-02-24 тикшерелгән.

Әдәбият

Шулай ук карагыз