Алинә Шәрипҗанова
Алинә Шәрипҗанова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Алинә Наил кызы Шәрипҗанова |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1997—х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
меццо-сопрано |
Кораллар |
тавыш |
Жанрлар |
эстрада, опера |
Псевдонимнар |
казанлы Лара Фабиан [1] |
Коллективлар | |
Хезмәттәшлек | |
Бүләкләр |
Татарстанның халык артисты (2023) |
Алина Шарипжанова |
Алинә Шәрипҗанова, Алинә Наил кызы Шәрипҗанова (Шәрибҗанова [2], ире буенча Шәйгарданова, 1978 елның 21 ноябре, СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Ершов) ― җырчы (меццо- сопрано), Казан шәһәр филармониясе муниципаль бюджет мәдәният оешмасының концерт бүлеге артист-вокалисты (солисты) (2013 елдан), Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы (2021 елдан), «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» иясе, Татарстанның халык артисты (2023)[3].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1978 елның 21 ноябрендә[4] Сарытау өлкәсе Ершов шәһәрендә катнаш гаиләдә үскән. Әнисе Любовь Анатольевна (Рудницкая) рус милләтеннән, чыгышы белән Украинадан (Херсон), тимер юлчы. Энесе Радик 4 яшькә кечерәк (шулай ук җырлый). [5] Сарытау эчке эшләр идарәсендә эшләүче әтисе Наил Рәшит улы эчке эшләр идарәсе базасында «Орион» дип аталган музыкаль ансамбль оештыра. Ансамбльгә хатын-кыз солистка итеп Алинәнең булачак әнисен чакыра. Шулай итеп, Алинә кечкенәдән җырлы гаиләдә үсә, музыка мәктәбендә белем ала. [6] Алинәгә 14 яшь булганда, әтисе гаиләдән киткән. Татар теленә, татар халык җырларына әбисе Камилә Сибгат кызыннан өйрәнгән. Җәйләрен әтисенең әбисе Хафизә янында Питерка районы Кече Үзән авылында уздырган.
Урта мәктәпне Чаллы шәһәрендә (Чаллының 7нче музыка лицее) тәмамлаган (Чаллыга әтисенең монда яшәүче Наилә апасы чакырып алган). Мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына (Казан дәүләт мәдәният институты) укырга керә (Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтаховага имтихан бирә). Ләкин бер ел укыгач, укуын ташлый. Казан үзәгендәге «Татарстан» ресторанында җырчы булып эшләп ала. Икенче югары белеме буенча юрист, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлаган (2013), аннары бер фирмада юрист-консультант булып эшләгән.
КДМИ профессоры Венера Әхәт кызы Ганиева профессиональ җырчы булырга юнәлеш биргән. Венера Ганиева тәкъдиме белән Алинә кабаттан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә керә, аны «Халык җырларын башкаручы, укытучы» белгечлеге буенча 2013 елда тәмамлый, шул ук уку йортында «Югары квалификацияле артист. Югары мәктәптә иҗади фәннәр укытучысы» белгечлеге буенча ассистентура-стажировка тәмамлаган (2020). [7] Казан дәүләт мәдәният институты Югары сәнгать мәктәбе факультетының Соло халык җыры кафедрасында студентларга ялгыз җырлау фәненнән белем бирә. [8] Татар дәүләт опера һәм балет театрында чакырылган солист (меццо-сопрано) буларак чыгыш ясый.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Универсаль җырчы, өч октавада җырлый. [9] Төрле жанрларда җырлый ала: опера, оперетта, романс, халык җырлары, эстрада җырлары, ретро җырлар. Чит телләрдә дә җырлый (мәсәлән, Уитни Хьюстоннын I will Always Love You жыры һ. б.). Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәйле, чит илләрдә (мәсәлән, Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәрендә), шулай ук республика дәрәҗәсендәге рәсми чараларда, ерак төбәкләрдә яшәүче татарлар белән очрашуларда чыгышлар ясый.
Соңгы елларда татар халык җырларын, Сара Садыйкова җырларын аеруча яратып башкара. 1997 елда Казанга килеп, иҗат дөньясына кереп киткән. 2007 елда «Барс-медиа» ширкәте белән рәсми төстә килешү төзегән булган (2012 елда килешүне вакытыннан алда өзгән). [10]
Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклында (рок-опера) төп роль – Сихәтбануны башкарган (Эльмира Кәлимуллина белән алмашлап).
Татарстан Республикасының Халык артисты Фирзәр Мортазин, Татарстанның атказанган артистлары Илнар Миранов, Айдар Сөләйманов, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин һ.б. җырчылар белән дуэтлар башкара. Казан филармониясе оештырган онлайн-концертларның (виртуаль концерт) берсендә төрле кинофильмнардан таныш җырлар башкарган.
Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты
|
Альбомнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2010 ― Сине көтәм
- ...
- 2022 ― Җырларым-хыялларым
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1997 ― Самарада узган «Студентлар язы» конкурсының Гран-при иясе
- 2010 ― «Кабатланмас тавыш» номинациясендә «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» иясе
- 2013 ― Төркиядә узган «Тюрквижн-2013» Беренче төрки дөнья җыр бәйгесендә «Үпкәләмим язмышыма» җыры белән дүртенче урынны яулаган. [12]
- 2017 ― Татарстанның атказанган артисты
- 2021 ― «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» (Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы) номинациясендә «Тантана» премиясенә тәкъдим ителгән.
- 2023 ― Татарстанның халык артисты[13]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Гаиләсе белән төшкән фоторәсемнәре. |
33 яшьтә кияүгә чыккан. Ире Айдар (Шәйгарданов), Чаллыдан, белеме буенча юрист, эшмәкәр. Балалары: Айдарның беренче никахыннан улы Тимур (әнисе Лилия), уртак балалары Әмир, Альмира. Башта Биектау районы Калинино авылында, аннары Биектауда үз йортларында яшиләр. 2007 елдан әнисе Любовь Анатольевна алар белән яши. [14]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Алина Шарипжанова. concert-star.ru
- ↑ Алинә Шәрибҗанова: «Иремнең беренче хатыны белән дә яхшы аралашабыз». Шәһри Казан, 18.08.2017
- ↑ Алина Шарипжанова получила звание _Народный артист РТ. 2023 елның 7 февраль көнендә архивланган. kazanfil.ru
- ↑ Алина Шарипжанова. Кино-Театр.Ру
- ↑ «Ул әни белән дә 10 ел сөйләшми»:Алинә Шәрипҗанова бертуган энесе белән аралашмавын әйтте. Интертат, 14.01.2023
- ↑ Җырчы Алинә Шәрипҗанова турында тугыз кызыклы факт. Сөембикә, 21.11.2022
- ↑ Лилия Локманова. Алинә Шәрипҗанова: "Әтием миңа һәм энем Радикка беркайчан да ярдәм итмәде". Шәһри Казан, 22.07. 2020
- ↑ Шайгарданова Алина Наилевна. 2022 елның 2 март көнендә архивланган. kazgik.ru
- ↑ Гөлия Хәсбиуллина. Винера Ганиеваның дәвамчысы Алинә Шәрипҗанова: затлы ханымнар һәм чын ирләр турында. Интертат, 15.11.2021
- ↑ Зөһрә Садыйкова. Алинә Шәрипҗанова шәһәр тормышыннан туеп, авылда яши башлаган. Шәһри Казан, 14.06.2013
- ↑ Зөлфия Галим. Алинә Шәрипҗановага - мактаулы исем. Шәһри Чаллы, 1.02.2023
- ↑ «Халык кызы! Өмет синдә генә...» Сөембикә, 24.06.2015
- ↑ Минниханов присвоил Алине Шарипжановой и Филюсу Кагирову звание «Народный артист РТ». Бизнес-Онлайн, 31.01.2023
- ↑ Зөһрә Садыйкова. Алинә Шәрипҗанова: «Бертуган энем белән алты елга якын аралашмыйбыз». Шәһри Казан, 18.08.2017
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шайгарданова Алина Наилевна. 2022 елның 2 март көнендә архивланган. kazgik.ru
- Алина Шарипжанова. Кино-Театр.Ру
- Алинә Шәрипҗанова җырлары. ВКонтакте
- Алинә Шәрипҗанова «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында. 31.12.2022 YouTube, 47:54
- Җырчы Алинә Шәрипҗанова (ФОТО). Матбугат.ру