Динә Сабитова
Динә Сабитова | |
---|---|
Туган телдә исем | Динә Рафис кызы Сабитова |
Туган | 24 май 1969 (55 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Мәскәү өлкәсе Коста-Рика |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | язучы |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Динә Рафис кызы Сабитова (чын исеме Диана), 1969 елның 24 маенда Казанда туган. Россия язучысы, прозаик.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Динә 1969 елда Казанда туган. Аның балачагы һәм яшьлеге туган шәһәрендә үза. Анда ул мәктәптә укый, аннары математик лицейда, ә аннары университет филфакында югары белем алган. Аңардан соң аспирантураны, вакытыннан алда тәмамлап, укытучының юлы башлана.
Белеме буенча филолог-русист, филология фәннәре кандидаты, Казан университетында доцент булып эшләгән. «Книжное обозрения», «Кукумбер» журналларында басылып чыккан. Биш балалар китабы авторы, 2007 елның "Заветная мечта" премиясе призеры. Мәскәү өлкәсендә һәм Коста-Рикада яши.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә, ире Роман белән ул өч бала тәрбияли. Уллары Сеня, Тёма һәм тәрбиягә алган кызы Люда.
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Динә Сабитованың әсәрләре балаларга һәм яшүсмерләргә адресланган булса да, алар ата-ана-балалар мөнәсәбәтләре, ятимлек, уллыкка алу, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең җитди темаларына кагыла.
- 2007 — «Цирк в шкатулке». Нәшрият: Самокат. ISBN 978-5-902326-73-1
- 2010 — «Мышь Гликерия. Цветные и полосатые дни». Нәшрият: Розовый жираф. ISBN 978-5-903497-25-6[1][2]
- 2011 — «Сказки про Марту». Нәшрият: Мир Детства Медиа. ISBN 978-5-9993-0050-8
- 2011 — «Где нет зимы». Нәшрият: Самокат. ISBN 978-5-91759-048-6
- 2012 — «Три твоих имени». — М.: Нәшрият: Розовый жираф. ISBN 978-5-903497-91-1
«Марта турында әкиятләр» китабы «Мир Детства Медиа» нәшрияты заказы буенча язылган һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен психологның соңгы сүзлеген үз эченә ала.
Иҗатының бәяләмәләре һәм тәнкыйте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2007 елда "Цирк в шкатулке" хикәясе "Заветная мечта" премиясен ала.
2012 елда Динә Сабитова Астрид Линдгрен исемендәге әдәби премиягә номинантларның "озын исемлегенә" керде.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Александра Довлатова-Мечик. Очаровательная книжка, очаровательная мышка Booknik.ru 17 декабря 2010
- ↑ Колоскова Н. Е. Мышь с именем собственным. Рецензия библиотекаря на сайте методического отдела московской Центральной городской детской библиотеки им. А. П. Гайдара.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- — Дина Сабитова «Җанлы Көндәлектә»
- Юсупова Дина. Простым языком(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка Ведомости Пятница № 45 (228) 26 ноября 2010
- Мышь Гликерия. Цветные и полосатые дни на сайте издательства «Розовый жираф»
- Страница о Дине Сабитовой на сайте издательства «Самокат»
- Отрывок из книги «Цирк в шкатулке»Калып:Недоступная ссылка на сайте премии «Заветная мечта»
- Гладышева Луиза. Сказочная мама. Писательница Дина Сабитова делает быль сказкой, а сказку — былью 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган. на сайте Мосблаго.ру
- Борисенко Н. А.[1] О новой книге Дины Сабитовой рассказывает автор школьного учебника.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка Из материалов Второй международной научно-практической конференции «Чтение и грамотность в образовании и культуре», Москва, 2012 год.
- ↑ Борисенко Наталья Анатольевна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник Психологического института Российской академии образования.