Калып:Баш бит/Вакыйгалар/18 май
Внешний вид
Бөтендөнья БИДС вакцинасы көне, Халыкара музейлар көне, Гаитида — Байрак һәм университетлар көне, Төрекмәнстанда — Яңарыш һәм бердәмлек көне, Украинада — Кырым татарларына карата геноцид корбаннарын искә алу көне, һ.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре
- 1048 — фарсы шагыйре, фәлсәфәче Гомәр Хәйям туа.
- 1753 — Россия империясендә беренче банк оеша.
- 1804 — Наполеон I Француз империясе императоры була.
- 1862 — төрки телләр белгече, галим Николай Катанов дөньяга килә.
- 1889 — уникум кеше Франческо Лентини туа.
- 1924 — татар шагыйрәсе, укытучы Энҗе Мөэминова дөньяга килә.
- 1939 — татар шагыйре һәм прозаик Фаил Шәфигуллин туа.
- 1944 — Кырымда кырым татарлары депортациясе башлана.
- 1989 — совет язучысы Әнвәр Бикчәнтәев вафат.
- 1989 — Литва ССР Югары Шурасы Бәйсезлек турындагы Декларацияне кабул итә.
- 2010 — татар каһарманы, милли хәрәкәт әгъзасы Илдар Мәннанов бакыйлыкка күчә.