Камбарка районы
| |||
Ил | |||
---|---|---|---|
Статус | |||
Төбәк | |||
Административ үзәк |
Камбарка | ||
Нигезләү датасы | |||
район башлыгы |
Александр Васильевич Поддубский | ||
Рәсми телләр | |||
Халык саны (2010) |
18 108[1] | ||
Халык тыгызлыгы |
23,8 кеше/км² кеше/км² | ||
Мәйдан |
672,62 км²[2] | ||
Сәгать поясы |
MSK (UTC+4) | ||
http://www.kamrayon.ru/ | |||
Камбарка районы (рус. Камбарский район, удм. Камбарка ёрос) — Россия Федерациясе субъекты Удмуртия республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Камбарка шәһәре.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чиктәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Як | Район яки регион |
---|---|
Төньяк Көнбатыш |
Сарапул районы |
Көнчыгыш | Пермь крае (Чайковски районы) |
Көньяк-көнчыгыш | Башкортстан |
Көньяк | Каракүл районы |
Район Чулман-Агыйдел түбәнлеге эчендә урнашкан. Районның көнбатыш чиге Чулман елга буенча уза, аның кушылдыклар район территориясендә агалар — Әрмәз, Шолья, Камбарка, Бүә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район 1924 елның 23 гыйнварында Урал өлкәсенең Сарапул округы составында барлыкка килгән. Соңрак, район бетерелгән һәм Сарапул районына кушылган. 1937 елда Киров өлкәсенең составыннан Удмуртия АССР составына тапшырылган. 1939 елда, Сарапул районының кечерәю нәтиҗәсендә Камбарка районы кабаттан торгызыла.
1963 елда район яңадан юкка чыгарыла, аның территориясе Сарапул авыл районы һәм Сарапул шәһәре арасында бүленә. 1965 елда өченче мәртәбә торгызыла.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1970[3], % | 1979[4], % | 1989[5], % | 2002[6], % | 2010[1], % |
---|---|---|---|---|
23 144 | 23 059 | 22 680 | 21 243 | 18 108 |
Милли состав: арлар — 3,9 %, руслар — 81,1 %, татарлар — 8,6 % (2002 җанисәбе буенча).
Татарлар күпләп район үзәгендә һәм Шолья, Кама авылларында яшиләр.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл җирлеге | Административ үзәге | Торак пунктларның саны |
Халык саны[7], кеше (2007 ел) |
Мәйдан, га |
---|---|---|---|---|
Камбарка шәһәр җирлеге | Камбарка | 1 | 12371 | 12940 |
Әрмәз авыл җирлеге | Түбән Әрмәз | 3 | 748 | 13822 |
Борок авыл җирлеге | Борок | 6 | 797 | 2790 |
Ершовка авыл җирлеге | Ершовка | 1 | 1056 | 3350 |
Кама авыл җирлеге | Кама | 1 | 2717 | 5260 |
Михайловка авыл җирлеге | Михайловка | 5 | 786 | 21500 |
Нефтебаза авыл җирлеге | Камское | 1 | 1023 | 560 |
Шолья авыл җирлеге | Шолья | 3 | 1800 | 7040 |
Социаль инфраструктура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]12 мәктәп, 13 балалар бакчасы, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 6 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 11 мәдәният йорты, 11 китапханә һәм Камбаркада мөзәй эшли.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район территориясеннән Горький тимер юлының «Мәскәү — Свердловск» тимер юл линиясе һәм «Ижау — Чайковски» тимер юл тармагы уза. Чулман аша паромлы кичүләр эшли.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-01-23
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst94/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ [1]
- ↑ [2]
- ↑ [3]
- ↑ [4]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-05-16, retrieved 2012-01-23