Эчтәлеккә күчү

Касто Пласенсия и Маэстро

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касто Пласенсия и Маэстро latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Испания
Испан исемендәге икенче фамилия Maestro[d]
Туу датасы 17 июль 1846(1846-07-17)
Туу урыны Каньисар, Гвадалахара[d], Кастилья-Ла-Манча, Испания
Үлем датасы 18 май 1890(1890-05-18)[1][2][3] (43 яшь)
Үлем урыны Мадрид, Испания[4]
Җирләнгән урыны кладбище Сан-Хусто[d]
Һөнәр төре рәссам
Әлма-матер Королевская академия изящных искусств Сан-Фернандо[d] һәм Испанская королевская академия в Риме[d]
Шәкертләр Enrique Salazar y Zubia[d], Mateo Silvela Casado[d] һәм Luis Bertodano[d]
Сәнгать юнәлеше ориентализм[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган diccionariobiograficodecastillalamancha.es/biografias/casto-plasencia-maestro/
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Художественный музей Жауме Морера[d], Национальный музей изящных искусств[d][5], Museum of Fine Arts of Córdoba[d] һәм Национальный музей искусства Каталонии[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Casto Plasencia
 Касто Пласенсия и Маэстро Викиҗыентыкта
Савучы.Прадо Музее
Фреска. Франциск Ассизлы үлеме. якынча 1885. Прадо Музее

Касто Пласенсия и Маэстро (испан телендә: Casto Plasencia y Maestro; 1846 елның 17 июле , Каньисар, Гвадалахара провинциясе, Кастилия-Ла-Манча1890 елның 18 мае , Мадрид, Испания) — испан рәссам-пейзажисты, портретист һәм фрескист.

«Рим республикасы килеп чыгышы». Прадо Музее

Авыл табибы улы, кечкенә булганда ятим калган. Берничә җирле дворян яклавына күрә Мадридка барган, анда Сан-Фернандо король нәфис сәнгать академиясенә кергән һәм Римда Испан нәфис сәнгать академиясендә («Academia Española de Bellas Artes de Roma») укыр өчен стипендия алган иң яхшы студентларның берсе булган, анда ул Франсиско Прадилья, Алехандро Феррант-и-Фишерманс, Мануэль Кастильяно, Эдуардо Санчес һәм Хаиме Морера кебек рәссамнар белән бергә укыган һәм эшләгән. Беренче уңыш рәссамга 1878 елда “Рим республикасы килеп чыгышы” картинасын ясагач килгән, ул картина шул ук елда 1878 елның Милли күргәзмәнең премиясен, бронза медальне һәм Париж университетында Почётлы легион Орденының зур хачын алган. Парижда Бөтендөнья күргәзмәдә өченче бүләк иясе. Тарихи һәм сакраль живопись жанрында, портретлар, чиркәү һәм декоратив росписьлар, зур фрескалар авторы. Король Альфонсо XII һәм аның хатыны Мария де лас Мерседес Орлеанлының сарай яны рәссамы булып хезмәт иткән. Мадридта Король Изге Франциск Бөек соборы, Линарес Сараен бизәүдә һ. б. катнашкан. Аның өйрәнчекләре арасында Томас Гарсиа Сампедро. Рәссамның күп әсәрләре хәзер Прадо Музеенда саклана.