Күчәрбай (Благовар районы)
Күчәрбай | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Кучербаевский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Кучербаевский сельсовет[d] |
Халык саны |
1365 (2002)[2], 1363 (2009)[2], 1309 (2010)[3] |
Почта индексы | 452744 |
Күчәрбай — Башкортстанның Благовар районындагы татар авылы. Күчәрбай авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1 309 кешенең яшәве мәгълүм, 50ләп йорт буш тора. Иске картлаларда ике авыл – Иске һәм Яңа Күчәрбай буларак күрсәтелә.
Тарихи мәгълүматлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортларның үз җирләренә татар һәм мишәрләрне кертүе турында 1717 елда төзелгән килешү сакланган.[4]
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Түреш вулысы, Иске һәм Яңа Күчәрбай авылларында 516 хуҗалыкта 3056 җан исәпләнүе күрсәтелә, шул исәптән 461 хуҗалыкта 2745 башкорт, 55 хуҗалыкта 309 татар.[5] Өч ел узуга, 1920 елда шунда ук 838 кеше яши, шул исәптән Иске Күчәрбайда 431 хуҗалыкта 2385 татар, бер гаилә рус (4 кеше) яши, Яңа Күчәрбайда 132 хуҗалыкта 699 татар яши.[6]
2002[2] | 2009[2] | 2010[3] |
---|---|---|
1365 | ↘1363 | ↘1309 |
2002 елда авыл халкының 79 проценты башкорт итеп яздырылган.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа бинада татар урта мәктәбе эшли. 2010-11 уку елында биредә 198 бала белем алган.[7][8]
2018-1019 уку елында мәктәптә, 8 авылдан йөреп, 167 бала белем ала[9]. Укыту рус телендә алып барыла. Чит тел буларак инглиз теле, БР дәүләт теле буларак башкорт теле, ата-аналар гаризасы нигезендә, укыту системасы мөмкинлек биргән күләмдә туган тел (татар теле) укытыла[10].
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]“Умырзая” сәнгать коллективы
Авылның атаклы кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әхмәт Гайсин - шагыйрь.
- Ирек Галимов (1970) - шагыйрь, композитор, җырчы.
- Фәрит Гарифуллин (1928), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1984), профессор (1985), РФ (1996) һәм БАССР (1976) атказанган фән эшлеклесе.
- Нурия Измайлова (Мирзаянова) (1950) – шагыйрә.
- Вәли Нәбиуллин (1914-1982), БАССР ЮШ рәисе (1951-1962).
Җитештерү тармагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]“Күчәрбай-инвест” – райондагы иң зур предпприятеләреннән санала.[4]
Географик урынлашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ 3,0 3,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ 4,0 4,1 http://ktrb.ru/print/trub4-3804.html
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009(үле сылтама)
- ↑ Башкортстанның Благовар районындагы Күчәрбай исемле татар авылында яңа мәктәп ачылды(үле сылтама)
- ↑ «Өмет» телевизоры Күчәрбайда(үле сылтама)
- ↑ «МОБУ СОШ с. Старокучербаево». Основные сведения. Информация о школе(рус.)
- ↑ «МОБУ СОШ с. Старокучербаево». Документы. Положение о языках