Литва гимны
Литва гимны | |
Дәүләт | Литва |
---|---|
Көйязар | Кудирка Винцас |
Текст авторы | Кудирка Винцас |
Тональлек | ля-бемоль мажор[d] |
Литва гимны Викиҗыентыкта |
Литва Җөмһүриятенең дәүләт символларыннан берсе булган Милләт җырының (литва телендә — Tautiška giesmė) бер гасырдан артык тарихы бар, ул күп сынаулар үткән, һәм аның исеме җисеменә туры килеп тора. Гимнның икенче исеме аның текстының беренче юлыннан алынган — Lietuva, Tėvyne mūsų (Литва, безнең Ватаныбыз).[1]
Гимнның тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүгенге Литваның дәүләт гимнына сүзләрне дә, көйне дә 1898 елда бер генә кеше иҗат иткән — ул вакытта 40 яшен тутырып килгән Винцас Кудирка (Vincas Kudirka). Күпкырлы сәләт һәм һөнәр иясе — табиб, прозаик, шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче. Булачак гимнны ул үзе нәшер итә торган „Varpas“ (“Кыңгырау”) журналында бастырып чыгарган. Җырны беренче мәртәбә 1899 елның 13 ноябрендә Петербургта Чеслав Сосновский җитәкләгән һәм империя башкаласындагы Литва мөһаҗирләреннән торган хор башкарган. Әсәрне тиз арада Литва халкы да күтәреп алган, ул чын милли символ булып киткән. Автор исә 1899 елның ноябрендә туберкулёз чиреннән вафат булган.[2]
...Дөнья халыклары һәм дәүләтләренең төп җырларын өйрәнгәндә шундый канунчалыкка игътибар итәсең: аларның авторлары бик сирәк кенә озын гомерле була. Йә киресенчә — озак еллар буе кадер-хөрмәт күрмичә чит җирләрдә яши. Мисал өчен, Мексика гимны көен язган һәм тагын ярты гасырдан артык... АКШта мөһаҗирлектә яшәгән Хайме Нуньос кебек.[3] Ләкин башкача ешрак була икән шул: үзенең фани дөньядагы төп вазифасын үтәгәч үк, иҗат кешесе бакыйлыкка күчә. Әйтик, безнең Рөстәм Яхин 1993 елда, “Туган ягым” җыры Татарстан гимны булып киткәч бер ел да үтмичә, арабыздан китеп барды...
“Милләт җыры”ның Вильнюстагы беренче башкарылуы 1905 елның декабренә туры килә. ”Күп кабыклы” Русиянең тәүге кат инкыйлабка кергән чагы: литвалылар азатлыкка “музыкаль талпыныш”ны империядә беренче булып башлыйлар. Тагын 83 ел үткәч, тарих кабатлана: 1988 елда Литва хакимияте, әле СССР исән чакта ук, Литва ССҖ гимнын чүплеккә ташлап, яңадан “Милләт җырын” булачак бәйсез Литва гимны дип игълан итте.
Ә 1905 елда патша хакимияте, әлбәттә, “Милләт җырын” тыйды. “Держать и не пущать!” — башкача була калса, безнең Сукояр чорында да сәер тоелыр иде ул. Ләкин озакка түгел: 1919 елда Литва Сеймы Винцас Кудирка әсәрен икенче кат дәүләт һәм милләт гимны итте.
1940 елда советлар, Молотов белән Риббентропка сылтап калдырылган яшерен килешү нигезендә, яңадан Балтыйк буе илләрен яулап алдылар. Гимн тагын 4 елга катгый рәвештә тыелды. 1944 елда исә литвалыларга янә милли гимнлы халык булырга рөхсәт иттеләр: Литваны яңадан читлеккә кертәсе, союздаш колониядә яңа совет номенклатурасын булдырасы бар иде әле. Большевиклар түземлеге озакка бармады: 1950 елда, Литваның “азат ителүе”нә төп-төгәл 10 ел үткәч, Литва ССҖның советчыл гимны барлыкка килде. Аның авторлары — шагыйрь Антанас Венцлова, композиторлар — Балис Дварионас и Йонас Швядас. 38 ел кинәндерделәр шул “шедевр” белән заманында олы дәүләт тоткан халыкны...
Тагын 4 елдан соң, 1992 елда, “Милләт җыры” ил күләмендәге референдум аша расланды. 1999 елда, “җәмәгатьчелек үтенече буенча”, аның текстына эчтәлеген һәм аерым төшенчәләрнең мәгънәсен үзгәртми торган берничә төзәтмә кертелде. Әйтик, Литваның төгәллекне һәм сәяси гаделлекне яратучы демократик зыялылары өченче куплетның беренче юлын өнәп бетермиләр иде: янәсе, Литваның үз кояшы юк, “...saulė Lietuvos” (Литва кояшы) сүзләрен үзгәртергә кирәк. Ярый хуш, хакимият аны “saulė Lietuvoj” (Литвадагы, Литва күгендәге кояш) дип төзәтте, Күкнең кемнеке булуы турында бәхәсләшеп тормадылар, шулай калды. Аллаһы Тәгалә үзе барча бәндәләренә бүләк иткән табигатьтә дә прихватизация үткәрергәме? Мондый теләк акыллы кешенең башына да керми. Заманында безнең бөек җырчыбыз Илһам Шакиров та Әхмәт Ерикәй сүзләренә җырлана торган җырда: “Үз күгем бар, якты зәңгәр күгем, йолдызларым шунда балкыйлар”, — дип хыяллана иде бит. Аңа карап кына нәрсә үзгәрде соң?..[4]
[5]
Гимн тексты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Tautiška giesmė (рәсми текст) | IPA транскрипциясе | Милләт җыры (тәрҗемәсе) |
Lietuva, Tėvyne mūsų
Tu didvyrių žeme, Iš praeities Tavo sūnūs Te stiprybę semia. Tegul Tavo vaikai eina Vien takais dorybės, Tegul dirba Tavo naudai Ir žmonių gėrybei. Tegul saulė Lietuvoj Tamsumas prašalina, Ir šviesa, ir tiesa Mūs žingsnius telydi. Tegul meilė Lietuvos Dega mūsų širdyse, Vardan tos Lietuvos Vienybė težydi! |
[lʲɪɛtʊvɐ ǀ tʲeːvʲiːnʲɛ muːsuː ǀ]
[tʊ dʲɪdvʲiːrʲɪuː ʒʲɛmʲɛ ǀ] [ɪʃ prɐɛɪtʲɪɛs tɐvoː suːnuːs] [tʲɛ stʲɪprʲiːbʲɛː sʲɛmʲɪɐ ǁ] [tʲæːgʊl tɐvoː vɐɪkɐɪ ɛɪnɐ] [vʲɪɛn tɐkɐɪs doːrʲiːbʲeːs ǀ] [tʲæːgʊl dʲɪrbɐ tɐvoː nɐʊdɐɪ] [ɪr ʒmoːnʲɪuː gʲeːrʲiːbʲɛɪ ǁ] [tʲæːgʊl sɐʊlʲeː lʲɪɛtʊvoːj] [tɐmsʊmɐs prɐʃɐlʲɪnɐ ǀ] [ɪr ʃvʲɪɛsɐ ǀ ɪr tʲɪɛsɐ] [muːs ʒʲɪŋgsnʲɪʊs tʲɛlʲiːdʲɪ ǁ] [tʲæːgʊl mʲɛɪlʲeː lʲɪɛtʊvoːs] [dʲæːgɐ muːsuː ʃʲɪrdʲiːsʲɛ ǀ] [vɐrdɐn toːs ǀ lʲɪɛtʊvoːs] [vʲɪɛnʲiːbʲeː tʲɛʒʲiːdʲiː ǁ] |
Литва, безнең Ватаныбыз,
Бөек угланнар җире, Без илһам, кодрәт алабыз Үткәннәреңнән синең. Синең балаларың бассын Гел әхлак юлларына, Игелек кылсыннар сиңа, Кешеләр файдасына. Литва күгендәге кояш Юк итсен бар золымны, Гаделлеккә, нурга күмеп, Яктыртсын безнең юлны. Литваны сөю дөрләсен Ялкын булып йөрәктә, Литваның олы бәхете — Ул безнең бердәмлектә! |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://lt.wikipedia.org/wiki/Lietuvos_himnas
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/Tauti%C5%A1ka_giesm%C4%97
- ↑ https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D0%B5%D0%BA%D1%81%D0%B8%D0%BA%D0%B0_%D2%BB%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D1%8B
- ↑ https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B8%D0%BC%D0%BD_%D0%9B%D0%B8%D1%82%D0%B2%D1%8B
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/Anthem_of_the_Lithuanian_Soviet_Socialist_Republic