Минзәлә педагогика көллияте
Минзәлә педагогика көллияте | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Минзәлә педагогия училищесы |
Нигезләү елы | 1932 |
Урын | Минзәлә |
Адрес | 423700, ТР, Минзәлә шәһәре, М. Җәлил урамы, 18. |
Сайт | https://edu.tatar.ru/menzelinsk/page882427.htm |
Минзәлә педагогика көллияте (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты. 1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Минзәлә педагогия училищесы (хәзерге статусы — көллият) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган.
Бөек Ватан сугышы еллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышы елларында укуханә үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.
- 07.11.1941—01.01.1942 кыска сроклы хәрби-сәяси курсларда татар шагыйре Муса Җәлил укып, сәяси җитәкче (өлкән политрук) дәрәҗәсе ала.
- Әлеге фактка нигезләнеп, 1970 елда укуханәдә Муса Җәлил музее ачыла.[1]
Үзгәртүләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла).
- 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла.
- 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгы[2] белән Минзәлә педагогия училищесы Минзәлә педагогика көллияте итеп үзгәртелә.
- 2010 ТР министрлар кабинеты карары[3] белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1932 елдан — «Башлангыч сыйныфларда белем бирү».
- 1965-1978, 2007 — «Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү».
- 1971 елдан — «Техник хезмәт, Хезмәтләндерү эше».
- 1998 елдан — «Чит ил (инглиз) теле» (өстәмә белгечлек - татар теле).
- 2004 елдан — «Информатика».
- 2006 елдан — «Туристлык».
- 2009 елдан — «Гамәли информатика» (тармаклар буенча).
- 2011 елдан — «Махсус мәктәпкәчә белем бирү».
- 2012 елдан — «Адаптив физик тәрбия».
Бинасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Реаль укуханә бинасы (Минзәлә)
- Уку йортының бинасы 1914 елда реальное училище бинасы буларак төзелгән.
- 1941 елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.
- 1985 елда Муса Җәлил истәлегенә багышлап, көллият диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла.
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Укуханәдә РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта.[4]
Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011) һәм ТР (1997) атказанган укытучысы.
- 2015 елдан — Вера Муринова, в. б.
- 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов.
Көллияттә укыганнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли.
- Леонид Шәйсолтан улы Арсланов — филология фәннәре докторы (Алабуга).
- Илдар Галәви улы Галәветдинов — физика-математика фәннәре кандидаты (Казан).
- Васил Габдулла улы Гайфуллин — педагогика фәннәре докторы, министр, ректор (Казан).
- Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин — филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче (Казан).
- Владимир Иван улы Иванов — тарих фәннәре докторы, министр (Казан).
- Наиб Хәбибназар улы Лаисов — филология фәннәре кандидаты, ректор (Алабуга).
- Юныс Әминов — драматург.
- Рәшит Гәрәй — шагыйрь.
- Гөлшат Зәйнашева — шагыйрә.
- Мәдинә Маликова — язучы.
- Газиз Мөхәммәтшин — язучы.
- Эльмира Шәрифуллина — шагыйрә.
- Вәсимә Хәйруллина — шагыйрә.
- Асаф Вәлиев — җырчы.
- Резеда Шәрәфиева — җырчы.
- Тәкый Зәкиев — ТРның атказанган укытучысы.
- Диктат Гали улы Галиев — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты хезмәткәре(Казан).
- Дания Әбүзәр кызы Сәлимова (Салихова) — филология фәннәре докторы (2001)(Алабуга).
- Рамилә Зөфәр кызы Әбүярова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), проректор, педагогика фәннәре кандидаты.
- Илшат Миргалим улы Хәмитов — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), проректор, педагогика фәннәре кандидаты.
- Роза Зәки кызы Сәрвәрова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), филология фәннәре кандидаты.
- Альбина Гыйззәтулла кызы Вәлиева (Хәйруллина) – филология фәннәре кандидаты, «Мәгариф» журналы бүлек мөдире.
- Рафис Гаян улы Шакиров — физика-математика фәннәре кандидаты (Яр Чаллы).
- Рауза Рифкать кызы Солтанова — сәнгать фәннәре кандидаты, ТР ФА өкән фәнни хезмәткәре.
- Ленар Гыймазетдин улы Әхмәтов — педагогика фәннәре кандидаты, проректор (Алабуга).
- Надежда Егор кызы Костылева — педагогика фәннәре кандидаты.
- Маргарита Денис кызы Панарина — педагогика фәннәре кандидаты (Минзәлә).
- Фрил Мирзанур улы Әхмәтов — I һәм II чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.[5]
- Фаил Ибраһимов — театр эшлеклесе.
М. Җәлил музее
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Муса Җәлил мемориаль музее (Минзәлә)
Экскурсияләр һәм дәресләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Февральдә Муса Җәлил декадасы
- «Шагыйрь булып туалар - батырга әйләнәләр».
- Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Минзәлә чоры.
- М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре.
- Шагыйрьнең балачак һәм үсмер еллары.
- Беларус партизан отрядларында татарлар.
- Сәяси золым корбаннары.
- Бер экспонат тарихы.[6]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Көллият сайты
- «ТР электрон мәгарифе» сайтында көллият бите 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Көллият сайтының «Безнең тарих. М. Җәлил музее» бүлегендә
- ↑ РФ мәгариф министрлыгы боерыгы №294 07.06.1995
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары №759 23.09.2010
- ↑ Минзәлә районы рәсми сайтында
- ↑ Көллият сайтында «Безнең тарих. Безнең горурлык» бүлегендә
- ↑ Көллият сайтының «Безнең тарих. М.Җәлил музее» бүлегендә