Әлмәт
Әлмәт | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1740[1] |
---|---|
Рәсми исем | Әлмәт |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Әлмәт районы һәм Городское поселение город Альметьевск[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Әлмәт районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 163 747 (2024)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 110 метр |
Кардәш шәһәр | Соргыт[4] |
Мәйдан | 114,98 км² |
Почта индексы | 423450–423465 |
Рәсми веб-сайт | almetyevsk.tatar.ru |
Беренче язма телгә алу | 1720 |
Җирле телефон коды | 8553 |
Әлмәт Викиҗыентыкта |
Әлмәт (лат. тат. Älmät, рус. Альметьевск) — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – Бөгелмә–Яр Чаллы–Әгерҗе тимер юлы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.
Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.
Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Түбән Новгород, Пермь, Самар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлмәт шәһәре Әлмәт авылы нигезендә барлыкка килә. Әлмәт авылы, «Әлмәт энциклопедиясе» хезмәткәрләре тикшеренүләренә караганда, 1720 елда нигезләнгән. 1930 елдан Әлмәт авылы — Әлмәт районының үзәге. Нефть чыгу белән бәйләнешле рәвештә, 1952 елның март аеннан ул шәһәр тибындагы бистәгә (поселок) әверелә, 1953 елның ноябрь аеннан исә шәһәр статусын ала.
Сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]нефть чыгаручы сәнәгать
- «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ
- «Татнефтеотдача» ЯАҖ
- «Нефтеконсорциум» ЯАҖ,
- «Татойлгаз» ЯАҖ,
газ эшкәртү
- «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе
машина төзелеше һәм металл эшкәртү
- «АЛНАС» батырма электр насослары заводы» ААҖ
- «Әлмәт торба заводы» ААҖ
- «Әлмәт резина техника изделиеләр заводы» ҖЧҖ
- «Әлмәт тимер-бетон изделиеләр заводы» ААҖ
- «Әлмәт «Радиоприбор» заводы» ААҖ
- «АЗГП» ААҖ» производство-сәүдә фирмасы
җиңел сәнәгать
- «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы
азык-төлек сәнәгате
- Әлмәт сөт комбинаты, «Әлмәт икмәк заводы» ААҖ
«Акташ кирпеч заводы» ААҖ үзәктән читтәрәк урнашкан. Нефть чыгару районның барлык территориясендә алып барыла.
Авыл хуҗалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлмәт районында бодай, арыш, арпа, солы, борчак, вика, кукуруз, тары, яшелчәләр үстерелә.
Мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, атлар, кош-корт, читлектә җәнлекләр (ак төлке, чәшке) асрала.
Авыл хуҗалыгы ширкәтләре
- «Колшәрип» кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ.
Территориядә Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары бар.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлмәт нефть институты
- Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты
- Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы
- Әлмәт политехника техникумы
- Әлмәт физкультура техникумы
- Әлмәт медицина училищесы
- Ф. З. Яруллин исемендәге музыка училищесы
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музейлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һәйкәлләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Православие
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ислам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р.Фәхретдин мәчете
- «Нурлы» мәчете
- Таш мәчет
- Бигәш мәчете
- Зиннур мәчете
- Нурсала мәчете
- Беренче мәхәллә мәчете
- «Дуслык» мәчете
- Мәдинә мәчете
Спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- "Нефтяник" хоккей клубы
- "Алнас" футбол клубы
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Локман Бадыйкшан (1919—2015), язучы.
- Минзаһит Баһаветдинов (1951), спортчы.
- Айвар Билалов (1990), спортчы, тренер, милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры (2014), Татарстан, Россия, дөнья (2015) чемпионы.
- Илгизәр Гайнетдинов (1954), футболчы.
- Сергей Мартынов (1962), инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2008).
- Наил Мәганов (1958), «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «ТАНЕКО» АҖ һәм «ЗЕНИТ» банкы ГАҖ директорлар шурасы рәисе.
- Равил Мәганов (1954―2022), «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты.
- Өлфәт Мәганов (1928—2018), 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер, 1978—1998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсе башлыгы.
- Ирек Сафин (1932—2004), медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1989). БР атказанган фән эшлеклесе (1999), БР атказанган табибы (1993).
- Гүзәл Хәбетдинова (1969), Әлмәт районы башлыгы (2024 елның 15 ноябреннән). Татарстанның атказанган икътисадчысы.
- Уел Хөсәенов (1949), Яр Чаллының фирка, хуҗалык җитәкчесе.
- Ләйсән Фәйзуллина, Камал театры артисты (2008 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2018), «Тантана» премиясе лауреаты (2021).
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлмәт | ||||||||||||
|
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлмәт турында мәгълүмат 2016 елның 10 март көнендә архивланган.