Эчтәлеккә күчү

Муса Җәлил бюсты (Бишкәк)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил бюсты (Бишкәк) latin yazuında])
Һәйкәл
Муса Җәлил бюсты
Муса Җәлил бюсты (стела)
Муса Җәлил бюсты (стела)
Урын Бишкәк, М. Горький ур., 144
Сынчы билгесез
Төзелеш датасы 2024 ел
Материал бронза

Бишкәктә Муса Җәлил бюсты (кырг. Бишкекте Муса Жалил эстелиги, рус. Бюст Мусы Джалиля в Бишкеке) ― Кыргыз Республикасы башкаласы Бишкәк шәһәрендә 2024 елның 16 июлендә ачылган монумент (һәйкәл[1], стела[2], бюст[3]). Ул күренекле татар шагыйре, хәрби журналист Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906–1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куелган.

Монумент Бишкәк шәһәренең 29нчы мәктәп-гимназиясе (укыту-тәрбия комплексы) [4] территориясендә (М. Горький ур., 144) урнаштырылган, әлеге уку йорты исемен, Муса Җәлил хөрмәтенә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәп-гимназия итеп үзгәртергә тәкъдим итәләр[5].

Тышкы рәсемнәр
Һәйкәлне ачу тантанасыннан фотолар.

«Россия даны аллеясы» проекты [6] һәм Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Бишкәкнең җирле татарлары ярдәме белән ачылган. 2024 елның 16 июлендә узган тантанада Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Кыргыз Республикасы халкы ассамблеясе рәисе Алмамбет Матубраимов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россотрудничествоның (Россия хезмәттәшлеге) Бишкәк шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Альберт Зульхарнеев[7], Россия илчелеге матбугат сәркатибе Андрей Ростков, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова һ.б. катнашкан [1][8]. Чара ахырында катнашучылар монумент итәгенә чәчәкләр салган[9]. Тантананы рус телендә Камал театры артисты Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин алып барган.

Монумент (стела) бер-бер артлы куелган аслык өстендәге кырлы фигурадан һәм бюст өлешеннән гыйбарәт. Һәйкәлнең иң өске өлешендә шагыйрь (башы) алман төрмәсе тәрәзәсенең сынык тимер рәшәткәсе аша якты дөньяга карап тора, әмма аның котылу әмәле юк. Бюсттан астарак икенче аслыкта, бетонга батырып эшләнгән кара җирлектә Алтын йолдыздан астарак, ак төстәге хәрефләр белән кыргыз (өстә), рус (уртада) һәм татар (аста) телләрендә шагыйрь турында кыска мәгълүмат бирелгән:

Совет Берлеге Каһарманы

Муса Джалиль

Татар акыны
Советтер Союзунун баатыры

Татарский поэт
Герой Советского Союза

Татар шагыйре
Советлар Союзы Герое

1906―1944

  1. 1,0 1,1 В столице Киргизии открыли памятник татарскому поэту и журналисту Мусе Джалилю. Медиаресурс «Большая Азия», 16.07.2024
  2. Состоялось торжественное открытие стелы поэта, журналиста и Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Министерство культуры, информации, спорта и молодежной политики Кыргызской Республики, 16.07.2024
  3. Открытие бюста Мусе Джалилю: поэтический почёт в Бишкеке. NEWS•KG, 16.07.2024
  4. УВК. ШГ №29 г.Бишкека
  5. Состоялась торжественная церемония открытия бюста Герою Советского Союза, поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 16.07.2024
  6. Проект «Аллея Российской Славы»
  7. Сегодня свой юбилей празднует Альберт Фархатович Зульхарнеев. ПИР-Центр Вконтакте, 25.08.2023
  8. Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә Муса Җәлил бюсты ачылды. Татар-информ, 16.07.2024
  9. В Бишкеке открыли бюст Мусы Джалиля. Sputnik Кыргызстан, 16.07.2024(рус.)