Рушания Таһирова
Внешний вид
Рушания Таһирова | |
---|---|
Туган телдә исем | Рушания Таһирова |
Туган | 16 июль 1966 (58 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чистай районы, Татар Адәмсәсе авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | актриса |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган артисты |
Рушания Таһирова - актриса. 1966 елның 16 июлендә Чистай районы Татар Адәмсәсе авылында туган. Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Сәхнәдә башкарган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәфидә, Эльмира – «Күбәләк булып җаның кайтыр», Р. Батулла.
- Балбикә – «Дон Жуан Балчыклыда», М. Гыйләҗев.
- Октябрина – «Аты барның – дәрте бар», Н. Гаетбаев.
- Мөнирә – «Гашыйклар тавы», И. Юзиев.
- Фәрхи, яшь кыз – «Сүнгән йолдызлар», К. Тинчурин.
- Бәдига – «Галиябану», М. Фәйзи.
- Кәримә – «Кәләпүшче кыз», Г. Исхаки.
- Наза – «Кодача», З. Исмәгыйлев.
- Халисә – «Корт», Ф. Галиев.
- Халидә – «Бер күрешү – үзе бер гомер», Ф. Яруллин.
- Ана – «Ана каргышы», Р. Батулла.
- Гарифә – «Банкрот», Г. Камал.
- Гәзизә – «Хәят», Р. Сабыр.
- Фрозина – «Саран», Ж.-Б. Мольер.
- Асия – «Булмас димә!», Т. Әл-Хәким
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рушания Таһирова 2019 елның 15 сентябрь көнендә архивланган.. Чаллы дәүләт татар драма театры сайты.