Эчтәлеккә күчү

Җөйле гөмбәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җөйле гөмбәләр latin yazuında])

Җөйле́ гөмбәлә́р (Gyromitra) - калаксыманнар (Discinaceae) гаиләлегеннән гөмбәләр ыругы. Өч төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясындагы урманнарда таралган. Татарстан территориясендә 2 төре очрый. Еш кына аны ашарга яраклы булган Кәҗә гөмбәсе (Morchella spp.) белән бутыйлар.

Гади җөйле гөмбәләр (G. es­culenta) яфраклы һәм ылыслы урманнарда, кисентеләрдә, юл буйларында, яшь утыртмаларда үсә. Янгын узган урыннарда була. Апрель-май айларында күренә. Еш очрый, әмма күпләп түгел. Эшләпәсе түгәрәк, эче куыш, тирән җыерчалы, коңгырт-көрән яки саргылт-көрән, диаметры 13 см га кадәр. Йомшагы балавызсыман, юка, бик ватылучан. Споралы порошогы ак. Споралары эллипссыман, шома, үсентеләре юк. Сабагы аксыл яки соргылт, куыш. Көчле хуш исле. Гигант җөйле гөмбәләр (G. gigas) яфраклы һәм ылыслы урманнарда үсә. Апрель-май айларында күренә. Гөмбә зур (5-15 см биеклектә, 30 см га кадәр киңлектә). Эшләпәсе формасыз, өслеге дулкынсыман җыерчалы, ачык коңгырт төстә, тулысы белән сабына ябышып үскән. Сабы кыска, юан. Йомшагы ак яки соргылт, тәме һәм исе юк.

Шартлы ашарга яраклы гөмбә саналалар. Чи килеш бик агулы. Гөмбәдәге гиромитрин дип аталучы агулы матдә, гидрозиннан килеп чыгып, гемолитик тәэсиргә ия. Шулай ук үзәк нерв системасын, бавыр һәм ашкайнату юлларын җимерергә сәләтле. Шуңа күрә пешерелмичә кыздырылган җөйле гөмбәләрне һәм аларның шулпасын ашау җитди агулануларга китерерү ихтималы зур. Пешерү дә гиромитриннарны тулысынча юкка чыгармый. Гөмбәдә калган агулы матдәнең аз күләме дә канцероген сыйфатларына ия булырга мөмкин. Агудан арынуның иң ышанычлы ысулы - югары темперадурада озаклап, яисә җилле урында 6 ай дәвамында киптерү. Гөмбәләр турында китаплар авторы Михаил Вишневский фикеренчә, Көнбатыш Аурупадагы җөйле гөмбәләр агулырак, аларның химик составы башкаларыннан аерыла. Ә менә Чехия һәм Польшадан көнчыгышка табарак үсүче җөйле гөмбәләрне ашарга мөмкин.[1].

  1. Вишневский М. В.. Строчки съедобные и ядовитые. әлеге чыганактан 2015-12-22 архивланды. 2015-12-22 тикшерелгән.