Зур Нөркәй мәчете
Мәчет | |
Зур Нөркәй мәчете
Рамазан | |
Ил | Россия |
авыл | 423357 Татарстан, Сарман районы, Зур Нөркәй, Мәктәп ур., 5 |
Координатлары | 55°22′48″ / 52°40′12″ |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәдә урнашкан мәчет |
Нигезләнгән | 1997 |
Төзелеш еллары | 1997—1998 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Зур Нөркәй мәчете (рус. Мечеть деревни Большое Нуркеево) ― Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авыл җирлеге[d] административ үзәге Зур Нөркәй авылында[1] 1998 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылда 1848 елда мәчет эшләве[2], 1859 елда бер мәчет булуы тарихта мәгълүм[3]. 1866 елдан волость үзәге итеп билгеләнгән Зур Нөркәй авылы тора-бара 4 мәхәлләле, 3 мәктәп һәм мәдрәсәле зур авылга әверелгән[4].
Беренче мәчеттә эшләгән билгеле дин әһелләре:
- Зәйнетдин Монасыйп улы
- 1823 елдан азанчы, соңрак имам ― Габделсаттар Габдерәшит улы.
- 1829 елдан ― Хөснетдин Габдерәфыйк улы, имам, мөгаллим.
- Габделвахит Габделмәннан улы (1830 елда вафат), имам.
- Фазлыйәхмәт Габделвахит улы, мулла.
- Исхак Байхуҗа улы, имам[5].
1878 елда төзелгән җәмигъ мәчетенең билгеле дин әһелләре:
- 1879 елдан ― Зарифулла Сафиулла улы Кушаев, имам-хатыйп, мөдәррис.
- 1914 елдан ― Нәгыймулла Габдулла улы, имам.
1885 елда төзелгән җәмигъ мәчетенең билгеле дин әһелләре:
- Мөхәммәтҗан Кадермөхәммәт улы (1836–1910), имам, мөгаллим, 1900 елдан ахун.
- 1896 елдан ― Сабирҗан Мөхәммәтҗан улы (1864 елгы), имам-хатыйп, мөгаллим.
- 1893 елдан ― Габдуллаҗан Мөхәммәтҗан улы (1867 елгы), азанчы, мөгаллим.
1885 елда авылда тагын бер мәчет төзелгән. Билгеле дин әһелләре:
- 1887 елдан азанчы – Мөхәммәделхафиз Гөзәир улы Кудашев (1845 елгы).
- 1891 елдан ― Салих Гатаулла улы Таишев (?–1938), имам-хатыйп, мөгаллим.
- 1910 елдан ― Габделшакир Габделхәлим улы, имам.
1899 елда Уфа губерна идарәсе авылда дүртенче мәчет төзергә рөхсәт бирә. Билгеле дин әһелләре:
- 1902 елдан азанчы – Мөхәммәтсалих Мөхәммәтзариф улы.
- 1910 елдан ― Таҗимөхәммәт Шәмсимөхәммәт улы, имам-хатыйп, мөгаллим[5].
1912―1913 уку елында Минзәлә өязендә эшләгән 351 мәктәп һәм 28 мәдрәсә исемлегенә Нөркәй мәдрәсәсе дә кергән[6]. Ул чордагы иң зур мәдрәсәләр Яхшыбай, Шыгай, Зур Нөркәй авылларында булган. Нөркәй авылы мәдрәсәендә 9 яшьтән 28 яшькәчә 106 шәкерт белем алган. Аларга дини белемне имам-хатыйп Сабирҗан Мөхәммәтҗан улы (1864 елгы) биргән[5].
Сәяси репрессия елларында хөкем ителгән дин әһелләре:
- Мулла Таҗимөхәммәт Зәйсанов белән азанчы Габдуллаҗан Мөхәммәтҗанов 1930 елда кулга алынган. Таҗимөхәммәт мулла 5 елга хөкем ителгән. Габдуллаҗан азанчы башта 3 елга, 1937 елда яңадан 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
- Авыл мулласы Салих Гатаулла Таишевның 1929 елда мөлкәте тартып алына. 1938 елда Минзәлә шәһәре төрмәсендә атып үтерелә[5].
Яңа бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1998 елда ачылган яңа мәчеткә «Рамазан» исеме бирелгән. Бина электр белән җылытыла, су кергән. Гыйбадәт залы ~100 кеше сыйдыра. Манарасы бина түбәсендә булган мәчет. Дин әһелләре:
- 1998–2014 елларда – Фоат хәзрәт Мөхәммәтшин, имам.
- 2014 елдан – Котдус хәзрәт Сабитов, имам[5].
1970-елларда Зур Нөркәйгә кушылып, бер авыл тәшкил иткән Кече Нөркәй авылында[7] (Болын ур., 34) XXI гасыр башында «Ихлас» мәчетенә нигез салынган[1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Большенуркеевское сельское поселение. 2018 елның 1 июнь көнендә архивланган. О поселении
- ↑ История деревни Большое Нуркеево. 2023 елның 5 сентябрь көнендә архивланган. Татары без границ
- ↑ Татарская энциклопедия, 2002
- ↑ Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 44, 27-28, 93нче бит
- ↑ Кильдибяков Г.Н. Магометанские школы (мектебе и медресе) в Мензелинском уезде Уфимской губернии. – Мензелинск, 1913. – С. 2 – 7
- ↑ Кече Нөркәй (Малое Нуркеево) — Милләттәшләр
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия. Том 1 : Калып:Lg. — Институт татарской энциклопедии. — Казань, 2002. — Т. 1. — 671 с. — (Татарская энциклопедия).
- Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
- Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
- Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 44, 71, 84, 92нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зур Нөркәй(Большое Нуркеево). Институт Татарской Энциклопедии
- Нөркәй авылы тарихы. Сарман ягы - нурлы як
.