Марсель Бакиров
Марсель Бакиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Марсель Хәернас улы Бакиров |
Туган | 10 декабрь 1933 (90 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | галим |
Бүләк һәм премияләре |
Марсель Хәернас улы Бакиров — татар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, КДУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты.
Ул 1933 елның 10 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Марсельгә 3—4 яшь булганда аның әтисе Хәернас ялган донос буенча репрессиягә дучар була.
1956 нче елны Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1956-1966 елларда Уфада "Кызыл таң" газетасында эшли.
1966–1969 нче елларда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый.
1972 нче елда Төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый.
1999 нчы елны «Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
1970–2015 елларда Казан Федераль университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли.
2012 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтның халык иҗаты бүлегендә эшли.
Фәнни хезмәтләре исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шигърият дөньясына сәяхәт. Фольклордан язма шигырьгә күчеш тарихыннан, Казан, Татарстан газета-журналлар нәшрияты, 1999
- Прототюрки. Изначальная прародина, ранние племена и язык, история и это культура. – Тат.кн. изд. 2019.
- Древнетюркская поэзия: неразгаданные тайны устного и письменного творчества наших предков. – Казань: Татарское книжное издательство, 2014.
- Феномен параллелизма древнейших мифологических теонимов» (2012)
- Татарский фольклор. – Казань. "Ихлас", 2012.
- Татарский фольклор. Казань, 2008.
- Свадебные обряды и их поэзия татар. – Казань: Слово, 2007.
- Путешествие в мир поэзии. Из истории перехода от фольклора к письменному стиху. – Тат.кн. изд. 2003.
- Шигърият бишеге: Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. Монография. – Казан: Мәгариф, 2001.
- Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии.Монография – Казань:Магариф, 2001.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2023 ― Дуслык ордены (Татарстан) ― ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[1]
Хөрмәтләү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2024 елның 13 февралендә Мөслим районы үзәге Мөслимдә туган нигезенә элмә тактасы куелган. Элмә тактасын шәхес яшәп яткан вакытта кую ― район хакимияте инициативасы[2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Әдипләр» сайты
- Бакиров М.Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел.
- Марсель Хәернас улы Бакиров Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайты
- Марсель Бакиров-районыбыз җирлегеннән чыккан тел галиме 2019 елның 27 август көнендә архивланган.
Татар халык иҗаты | ||
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- 10 декабрь көнне туганнар
- 1933 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мөслим районында туганнар
- Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары
- Фольклор
- Татар галимнәре
- Татар әдәбият галимнәре
- Татар фольклорчылары
- Төрки халыклар белгечләре
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре