Хәлил Сәлимов
Хәлил Сәлимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәлил Хәлим улы Сәлимов |
Туган | 30 сентябрь 1947 ТАССР Апас районы Дәвеш авылы |
Үлгән | 13 июнь 2006 (58 яшь) Алабуга |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | телче-галим, мөгаллим |
Җефет | Дания Сәлимова, телче-галим |
Балалар | уллары |
Хәлил Сәлимов (Хәлил Хәлим улы Сәлимов) – телче-галим, Алабуга (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты) һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия институтлары профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), үзешчән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1947 елның 29 сентябрендә ТАССР Апас районы Дәвеш авылында туган. Апас урта мәктәбен алтын медальгә, «филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1971) кызыл дипломга тәмамлаган. Казан дәүләт университетының татар хорында катнаша[1]. Казан дәүләт университетында «Татар теле сузыкларын спектраль анализлау» темасына (фәнни җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева) кандидатлык (1975), «Татар теленең просодик системасы»[2] темасына докторлык (1999) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1975-1980 Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында укыта.
- 1981 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле кафедрасында эшли: өлкән укытучы (1981), доцент (1985), профессор (2000).
- 1986-1990 АДПИ татар теле кафедрасы мөдире.
- 1991-1996 АДПИ тарих-филология факультеты деканы.
- 1996-1997 АДПУ филология факультеты деканы.
Фәнни юнәлешләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар теленең фонетикасы һәм просодикасы
- Контрастив тел гыйлеме
- Татар орфоэпиясе
Фәнни-педагогик эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Гомуми тел гыйлеме», «Татар тел гыйлеменә кереш», «Хәзерге татар әдәби теле», «Укытучының сөйләм мәдәнияте» курсларын укыта. Алабуга дәүләт педагогия институтының халык театры белән җитәкчелек итә. 30 дан артык җыр язган.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар теленең академик грамматикасы. I-II том (автордаш). Казан, 1993, 1995; М, 1998.
- Татар теленең орфоэпия сүзлеге. Яр Чаллы, 1995.
- Латин графикасы нигезендә татар теле орфографиясе. Казан, 2000.
- Тел гыйлеменә кереш (Ф.С. Сафиуллина, Д.Ә. Сәлимова белән берлектә). Казан, 2000.
- Лингвистика терминнары сүзлеге. Алабуга, 2001.
- Татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы (Д.Ә. Сәлимова белән берлектә). Алабуга, 2007.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- II, III, IV Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре лауреаты.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ КФУ сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-17
- ↑ Диссертациясе турында тулырак мәгълүмат
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Х.Х. Сәлимов Төрки-татар дөнясы сайтында
- Сәлимов Хәлил Хәлим улы истәлегенә 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 30 сентябрь көнне туганнар
- 1947 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Апас районында туганнар
- 13 июнь көнне вафатлар
- 2006 елда вафатлар
- Профессорлар
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Филология фәннәре докторлары
- Вуз укытучылары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Татарстан композиторлары
- ССРБ композиторлары