Эчтәлеккә күчү

Эрбет агачы (ыруг)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрбет агачы (ыруг) latin yazuında])
Эрбет агачы
Халыкара фәнни исем Cedrus Trew, 1757[1]
Таксономик ранг ыру[2]
Югарырак таксон Abietoideae[d][3] һәм сосновые[d][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 7[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
Нәрсәнең чыганагы cedar root[d], cedar bark[d] һәм cedar wood[d]

 Эрбет агачы Викиҗыентыкта

Эрбет агачы (лат. Cedrus) — наратчалар гаиләлегенә караган олиготип ыруг.

Табигатьтә ыруг ареалы Урта Диңгез буйлары көньяк һәм көнчыгыш тау төбәкләрендә, Гималайлар көнбатыш районнарында, шулай ук Кырымның көньяк ярында Акъяр шәһәреннән Кара-Даг тавына кадәр үсә. Лөбнан эрбет агачы Әдистә очрый.

Мәңге яшел 40-50 м озынлыгындагы агачлар, җәелеп үскән ябалдашы белән.

Эрбет агачының кайрысы караңгы-соры төсле, ылысы инә сыман.

Көзен чәчәк ата.

Эрбет үзагачы бик кыйммәт һәм нык, җиһаз, кораб төзүдә кулланыла.

Чын эрбет агачларының орлыклары Себер эрбет агачы орлыкларыннан аермалы буларак ашарга яраксыз.

Лөбнан эрбет агачы - илнең символы.

Эрбет атамасы астында шулай ук бүтән агачлар билгеле:

  • Себер эрбет агачы (Pinus sibirica - Себер нараты), Россиядә Эрбет агачы дип нәкъ шушы агач атала, аның эрбет чикләвеге ашарга яраклы, шифалы һәм файдалы ашамлык.
  • Канада кызыл эрбет агачы
  • Көнчыгыш кызыл эрбет агачы
  • Әләскә сары эрбет агачы
  • Испан эрбет агачы
  • Забелин И. И. Род 8. Cedrus — Кедр // Деревья и кустарники СССР. Дикорастущие, культивируемые и перспективные для интродукции. / Ред. тома С. Я. Соколов и Б. К. Шишкин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1949. — Т. I. Голосеменные. — С. 176—184. — 464 с. — 3000 экз.
  • Род 40. Кедр — Cedrus Link // Флора СССР. В 30 т. / Гл. ред. акад. В. Л. Комаров; Ред. тома М. М. Ильин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1934. — Т. I. — С. 159. — 302 + XVI с. — 5000 экз.
  1. 1,0 1,1 Australian Plant Name Index
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Chase M. W., Farjon A., Maarten J.M. Christenhusz et al. A new classification and linear sequence of extant gymnosperms // PhytotaxaMagnolia Press, 2011. — ISSN 1179-3155; 1179-3163doi:10.11646/PHYTOTAXA.19.1.3
  3. 3,0 3,1 Энглер А. Die natürlichen Pflanzenfamilien, 13. Band: Gymnospermae: nebst ihren Gattungen und wichtigeren Arten insbesondere den Nutzpflanzen — 1926.