Шыгырдан
Внешний вид
Шыгырдан | |
Рәсми исем | Шыгырдан |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Шыгырданское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Шыгырданское сельское поселение[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны |
5312 (1979)[2], 5059 (2002)[3], 5418 (2010)[4], 5396 (2012)[5], 5282 (2021)[6] |
Почта индексы | 429360 |
Җирле телефон коды | 83532 |
Шыгырдан (чуаш. Шăнкăртам, рус. Шыгырдан, 1939-94 елларда Чкаловское, элегрәк — Шихирданы) — Чуаш Республикасының Батыр районында урнашкан зур татар авылы. Кызыл-Камыш авылы белән бергә Шыгырдан авылы җирлегенә керә. Халык саны 1478 йортта якынча 6 мең кеше.
Авыл 583 гектар мәйдан били, урамнар озынлыгы 33 километр. Авыл белән район үзәге олы юл аша гына.[7]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Авылга 14-15 гасырларда,яки 1620нче елларда Касыйм татарлары тарафыннан нигез салынган дип барыла.
- 1770 елда авыл Казан губернасының Буа өязендә саналган.
- 1939—1994 елларда авылның рәсми исеме — Чкаловское (ССРБ герое Валерий Чкалов хөрмәтенә).
Демографик вазгыять
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылда 2009 елда 96 бала (биредә олан диләр) туган, 58 кеше үлгән. 2011 елда 78 бала туып, үлүчеләр 43 булган.
Күренекле кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Азат Абитов — җырчы.
- Расих Бикчурин — Чуашстан чемпионы, йөгерү буенча 800, 1000, 1500, 5000 метр арага 40 рекорды бар. Чуашстаннең Россиядәге беренче чемпион спортчысы.
- Станислав Садальский — Гөрҗистан һәм Чуашстанның халык, РСФСРның атказанган артисты.
- Рөстәм Сүлти (Рөстәм Гаделҗан улы Сүлтиев) — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992).
- Минсәет Таҗетдинов — классик көрәштә Европа чемпионы (1984), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1985).
- Бәдретдин Төхфәтуллов (1918-1988), Дан орденының тулы кавалеры.
- Олег Шәрәфетдинов — ЧРның атказанган сәнәгать эшлеклесе.
- Әсхәт Якушев — грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, грек-рим көрәше дөнья кубогы җиңүчесе(1993), Европа (2002), Россия чемпионы (1993, 1994, 1996).
Инфраструктура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылда урнашкан:
- СХПК «Дуслык»,
- «№1 Шыгырдан урта мәктәбе»,
- «Фәизов ис. Шыгырдан урта мәктәбе»,
- «Ромашка» балалар бакчасы,
- «Сандугач» балалар бакчасы
- 5 кибет,
- Чәйханә,
- Буфет,
- Элемтә оешмасы,
- Китапханә.
Икьтисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шыгырданда көн саен уртача 400 терлек суела. Аерым сугым цехы бар, әмма ул гына өлгерә алмый.
Авылда унлап кеше умарта тота, 540 ат бар. Ветеринария хезмәте яхшы куелган.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года. Численность сельского населения РСФСР - жителей сельских населённых пунктов - районных центров
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, населённых пунктов Чувашской Республики
- ↑ Численность населения районов Чувашской Республики
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Шыгырданда дүрт катлы йортлар салалар(үле сылтама)
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|