Төмән
Төмән | |
рус. Тюмень | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1586 |
---|---|
Рәсми тел | рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Төмән өлкәсе, Төмән районы, Обско-Иртышская область[d], Төмән бүлгесе, Городской округ город Тюмень[d][1] һәм Төмән губернасы[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ город Тюмень[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Афанасьев, Максим Викторович[d] |
Халык саны | 861 100 (1 гыйнвар 2024)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 102 метр |
Кардәш шәһәр | Каунас, Целле[3][4], Хьюстон[4], Брест[4][5] һәм Дацин[d][6][4] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 698,48 км² |
Почта индексы | 625000 |
Рәсми веб-сайт | tyumen-city.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 3452 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Төмән Викиҗыентыкта |
Төмән (рус. Тюмень, себ.тат. Цемке-тора) — Россиядәге шәһәр, Төмән өлкәсенең һәм шушы өлкәнең Төмән районының үзәге. XIII гасырда татарлар Чыңгы-Тура шәһәренә нигез сала, XVI гасырда кала - Алтын Урданың Төмән олысының башкаласы. Алтын Урдада Туктамыш хан идарә иткән чорда шәһәргә Төмән исеме бирелә. 1495 елда эчке низаг нәтиҗәсендә Чыңгы Тура башкала вазифасын югалта, Мөхәммәд Тайбуга үз ирәген Кашлык - Себер каласына күчерә. 1585 елда рус илбасары Ермак Чыңгы Тура- Төмәнне яндырып басып ала һәм 1586 елда рус ныгытмасына нигез сала.
20 гасырда борынгы татар шәһәре Чыңгы Тура урынында "Төмән" дигән стадион төзелгән, нәтиҗәдә мәдәни катлам кайтусыз югалган.
Халык саны — 581 758 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 604 665 кеше.[7]
2021 елның 21 маеннан ― Хезмәт даны шәһәре.[8]
2022 елда Төзелеш министрлыгы яңа шәһәр цифрлаштыру индексының яңартылган рейтингын бастырды. Тюмен 250 меңнән миллионга кадәр кеше яшәгән иң яхшы өч шәһәргә керде[9]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көнбатыш Себердә, Түре елгасы (Тубыл кушылдыгы) буенда урнашкан. Пристань, Свердловск тимер юлының төене, «Рощино» халыкара аэропорты бар. Мәскәүгә хәтле 1725 км. Халык исәбе 581 758 кеше (2010).
Төмәннән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Туринск ~ 178 км Ирбет ~ 182 км |
Ханты-Мансийск ~ 672 км Тәүде ~ 136 км |
Тубыл ~ 246 км | |||||||
Тугылым ~ 63 км Екатеринбург ~ 328 км Мәскәү ~ 2121 км |
Омск ~ 632 км Новосибирск ~ 1300 км |
||||||||
Чиләбе ~ 410 км | Корган ~ 203 км | Яулытора ~ 203 км | |||||||
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төмән Екатеринбург вакыты (Yekaterinburg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+2 итеп күрсәтелә.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төмән климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 4,0 | 8,6 | 17,2 | 30,7 | 34,9 | 36,2 | 37,5 | 37,4 | 31,2 | 24,1 | 12,8 | 6,0 | 37,5 |
Уртача максимум, °C | −10,8 | −8,1 | −0,1 | 9,2 | 17,5 | 23,2 | 24,3 | 21,2 | 14,7 | 7,3 | −3,6 | −9,2 | 7,1 |
Уртача температура, °C | −14,7 | −13,1 | −5,2 | 4,0 | 11,2 | 17,1 | 18,8 | 15,8 | 9,8 | 3,1 | −6,6 | −13,1 | 2,2 |
Уртача минимум, °C | −18,9 | −17,8 | −10,3 | −1,1 | 5,5 | 11,3 | 13,6 | 11,1 | 5,5 | −0,3 | −10,2 | −16,6 | −2,4 |
Абсолют минимум, °C | −46 | −43 | −37,8 | −23,9 | −9 | −2,8 | 2,8 | −0,1 | −7 | −26,1 | −37,5 | −46,1 | −46,1 |
Явым-төшем нормасы, мм | 24 | 14 | 16 | 23 | 45 | 55 | 87 | 60 | 56 | 39 | 33 | 26 | 478 |
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1840[10] | 1856[11] | 1897[12] | 1913[11] | 1926[11] | 1931[11] | 1939[11] | 1959[13] | 1970[14] | 1979[15] | 1989[16] | 2002[17] | 2010[18] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
9 632 | ~11 200 | 29 500 | ~39 200 | ~50 300 | ~58 000 | ~79 200 | 150 195 | 268 526 | 358 992 | 476 869 | 510 710 | 581 758 |
Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 5,6%, украиннар — 2,0%.[19]
Эчке бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Үзәк районы
- Ленин районы
- Калинин районы
- Көнчыгыш районы
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Машина төзелеше һәм металл эшкәртү (суднолар, приборлар, станоклар ясау, «Нефтемаш» һ.б.), агач эшкәртү, җиңел, азык-төлек сәнәгате үскән. Төмәнне нефтьүткәргечләр кисеп үтә.
Фән һәм мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төмән өлкәсендә нефть һәм газ яткылыклары фәнни оешмаларының үсешенә булышлык ясады. 1990 еллар башында югары уку йортлар һәм гыйльми-тикшеренү институты хезмәткәрләре саны 11,5 мең кешене, ягъни булган кала халкының 10 процентын тәшкил иткән.
Фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары: Криосфера институты һәм Төньяктагы җирләрен үзләштерерү проблемалары институты. Гамәли нефть һәм газ комплексына ихтыяҗ юнәлтелә. Алар арасында "Сургутнефть" (Төмән бүлекчәсе), «Газпром проектирование» ҖЧҖнең Төмән бүлекчәсе, Гипротюменнефтегаз, Синицин, Төмәннефтегеофизика (компания "Интеграл"), "Нефтепроект", СибНАЦ, Синететика (ГМС Группасы) лидерлар булып тора.
Белем бирү учреждениеләре:
- Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) филиалы.
- Төмән индустриаль университеты
- Төмән университеты
- Урал дәүләт тимер юллары университетының Төмән филиалы
- Төмән дәүләт архитектура-төзелеш университеты
- Төмән дәүләт аграр университеты
- Төмән дәүләт медицина университеты
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Владимир Ивочкин (1906-1968), ЯКТЗ директоры.
- Хәнисә Алишина (1953), тел галиме.
- Айгөл Таштимерова, җүдочы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ https://www.tyumen-city.ru/gorodtumeny/naselenie
- ↑ https://www.celle.de/Celle-entdecken/Partnerstädte/Tjumen-Russland-.php?object=tx,2727.5&ModID=7&FID=2092.184.1&NavID=2727.396&La=1
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 https://vsluh.ru/novosti/obshchestvo/druzhit-gorodami-kak-tyumen-podderzhivaet-svyaz-s-pobratimami_326953/
- ↑ https://city-brest.gov.by/ru/pobratim-ru/
- ↑ http://hlj.sina.com.cn/news/b/2018-06-20/detail-ihefphqk1691433.shtml
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-23
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20.05.2021 № 304 «О присвоении почетного звания Российской Федерации „Город трудовой доблести“».
- ↑ https://vladtime.ru/computers/750487
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/tjumen/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1583
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокgks.ru
не указан текст - ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-09-16