Эчтәлеккә күчү

Илсөяр Иксанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илсөяр Иксанова latin yazuında])
Илсөяр Иксанова

Туу датасы: 7 февраль 1966(1966-02-07) (58 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Татар Сараланы
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1991-хәзергәчә
Юнәлеш: шигърият, проза, публицистика
Жанр: шигырь, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Ышанасы килә» (1991)
Премияләр: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2016)
С. Сөләйманова премиясе (2006)

Илсөяр Иксанова (Илсөяр Вазыйх кызы Гарипова) — шагыйрә, журналист, «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире (2011 елдан). С. Сөләйманова (2006), Һ. Такташ премияләре лауреаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1993 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016). Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары (2021 елдан)[1].

1966 елның 7 февралендә Татарстан АССРның Лаеш районы Татар Сараланы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган (1988).

Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре «Кама ягы» газетасы (Лаеш районы), «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә басыла, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби бәйгеләрдә катнаша.
Студент елларында (1983-1988) Казан дәүләт университетының М. Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри.
Журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша танылу ала.
«Ышанасы килә» дигән беренче китабы (шигырьләр җыентыгы) 1991 елда 10 мең тираж белән басыла, «Кышкы канәферләр» дигән икенче китабы 1999 елда, «Син – язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда нәшер ителә. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр[2].
Чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә яза. Әсәрләре җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Әдипләребез (биобиблиографик белешмәлек). 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.
  2. Мортазин М. Ышанасы килә бу дөньяга. «Татарстан яшьләре», 1991 ел, 13 июнь.
  3. Тимбикова К. Ихлас җан. «Казан утлары», 1992 ел, № 3.
  4. Мөслимова Ф. Утларга салма мине… «Заман-Татарстан», 1998 ел, 14 август.
  5. Гыйззәтуллин Р. Сөю калыр... «Мәдәни җомга», 2001 ел, 20 июль.
  6. Яһудин Э. Мәхәббәт шагыйрәсе. «Шәһри Казан», 2006 ел, 9 май.
  7. Җәлилова Г. «Мин – иң элек хатын-кыз...» «Шәһри Казан», 2006 ел, 28 август.
  8. Ишмиева Л. Символлар сере. «Казан утлары», 2006 ел, № 12.
  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
  2. Илсөяр Иксанова «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)